ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2014 ел
җомга

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, ветераннар!

Минзәләле Мисхәт ага Авзаловның ике ятимне үзенә сыендырып, бүген дә алар өчен җан атып яшәве, хәзер инде өченче ятим – Олег Песнякның көнкүреш проблемаларын хәл итү белән мәшгуль булуы хакында газетабызда язган идек инде.

Социаль әһәмияткә ия булган халыкара яшьләр көне кысаларында Минзәләнең яшь буыны юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искәртте. Бу көнне “Яшьләр юлларда иминлек өчен” акциясе узды

Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивале быел җиденче тапкыр үтте.

Узган атнада шәһәребездә һәм республикада 125 еллык тарихы булган авыл хуҗалыгы техникумы төрле еллардагы чыгарылыш студентларын, ерак җирләрдән килгән олы кунакларны, ветеран укытучыларны үзенең олуг юбилеена җыйды. Ветеран укытучылар һәм элекке елларда укып чыккан студентлар кочаклашып исәнләштеләр, бергә укыган яшьлек елларын, хатирәләрен барладылар, эшләгән елларын искә төшерделәр.

Узган атнада шәһәребездә һәм республикада 125 еллык тарихы булган авыл хуҗалыгы техникумы,төрле еллардагы чыгарылыш студентларын, ерак җирләрдән килгән олы кунакларны, ветеран укытучыларны үзенең олуг юбилеена җыйды. Ветеран укытучылар һәм элекке елларда укып чыккан студентлар кочаклашып исәнләштеләр,бергә укыган яшьлек елларын, хәтирәләрен барладылар,эшләгән елларын искә төшерделәр.

Алтын сары яфраклар, берсен-берсе уздырырга теләгәндәй, әкрен генә җиргә коелалар. Инде безнең йоклар вакыт җитте, дигәндәй, алар тып-тын гына җиргә түшәләләр, тирә-юньне күзәтәләр. Җир өстен сап-сары келәм каплап ала. Ел да шулай кабатлана.

“Веста” күппрофильле яшьләр үзәге өлкәннәр ункөнлегендә “Буыннар бәйләнеше” дип аталган волейбол ярышлары уздырды. Өч команда ярышты: укучы яшьләр, волейбол буенча ТР чемпионнары; эшләүче яшьләр; пенсия яшендәгеләр командалары.


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Милли көрәш буенча Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан җыйналган яшүсмерләр һәм ир-егетләр командалары барысы 6 ярышта катнашты. Нәтиҗәләр буенча 51 команда арасыннан Минзәлә командасы 16нчы урынны алып тора.

Раил Фәйдеров колхоз таралгач, берара эшсез кала, моннан өч ел элек Иркәнәш авыл җирлеге буенча халыктан сөт җыярга керешә. Ул сөт җыю өчен бортлы УАЗ автомашинасын 100 мең сумга сатып алып, аңа бер мең литр сөт сыярлык бочка урнаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International