Минзәләле Мисхәт ага Авзаловның ике ятимне үзенә сыендырып, бүген дә алар өчен җан атып яшәве, хәзер инде өченче ятим – Олег Песнякның көнкүреш проблемаларын хәл итү белән мәшгуль булуы хакында газетабызда язган идек инде.
Бу юлы Мисхәт ага безгә бөтенләй икенче яктан ачылды. Яңа Иркәнәш авылында ташландык йорт алып, 50 сутый участогын әкияти гөлбакчага әйләндергән. Нәкъ уртага мунча салынган, янәшәдә – беседкалар, әле күптән түгел генә ясалма күл дә булдырганнар – барысы да кул хезмәте, никадәр көч түгелгән! Тирә-юньдә үскән чәчәкләр, күлдә юынган үрдәк, аны читтән күзәтеп утырган бака, төнбоеклар – барысы да табигый. Янәшәдәге комлы яссы ташлы сукмагы әллә кайдан сине үзенә тартып тора. Бәлки әле матурлык өчен генә ясалган күлдә балыклар да үрчетер киләчәктә.
Килеп керүгә, үз куллары белән эшләнгән пальмалар игътибарны җәлеп итә. Аларның кәүсәләре дә, ябалдашлары да пластик шешәләрдән корылган. Бу могҗизаны булдырып, алар уллары белән берьюлы икеләтә файда ясаганнар – матурлык та тудырганнар, тирә-юньне чүптән дә арындырганнар.
Ә бакчада үскән гөлләрдән күзең камашырлык. Иртә язда нәркис, лаләләр чәчәк атса, аннан петуния, роза, хризантемалар бакчаны шау чәчәккә күмәләр. Озын гомерле кашкарыйлар көчле салкыннарга кадәр бакчага ямь биреп торалар.
Бармак башы кадәр бөрлегәннәр дә үстерә ул. Аларны койма буена утырткан. Моңарчы куакта үсеп утырган мондый эре бөрлегәннәрне күргәнем юк иде.
– Менә монысы кара бөрлегән, монысы кура җиләге, Кытай лимоннигы, артишок. Соңрак килдегез, лилияләр чәчәк атты, бакчаның матурлыгы бик күренми шул хәзер. Әйберләр шаулап-гөрләп, күңелне иркәләп үскән чакка туры килмәдегез, – дип борчылып сөйләнгән арада, нидер исенә төшкәндәй, бер түтәлгә иелде. Яфраклар арасыннан җайлап кына нидер өзеп алды да, авыз итегез дип, кызарып пешкән бакча җиләкләрен сузды.
– Болар – көзгә кадәр өлгерә торган сорт, ашагыз! Бакча җиләге турында аерым тукталам. Сезон әйләнәсенә өч тапкыр җимеш бирүче бу сортны авыз итеп караган кешеләр шаккатып, үсентесен сорап киләләр икән. “Аларга өлеш чыгардым”, – ди ул. Әллә никадәр җимеш агачы, башка җиләк агачлары, виноградлары бар Мисхәт аганың.
“Бу кадәр ничек булдырасыз, барысына да ничек өлгерәсез?” – дигән сорауга Мисхәт абый елмаеп куя. Теләсә нинди җансыз әйбергә җан өрә белүче куллары, яше барса да картаюны белмәгән йөрәге һәм очкыннар таратып торган күзләре – болар Ходай биргән гомерне бер генә дә бушка уздырмавы хакында сөйли. Соклангыч кеше ул Мисхәт ага!
Ниһаять, шалтырата, үгетли торгач, Олегыбыз күңеленә дә ачкыч табылды, ул да элемтәгә чыкты. Казандагы 16 кв метрлы бүлмәсен приватизацияләргә кирәк аңа (ел ахырына якынлаша, ничек тә өлгерәсе иде, дип борчылуын белдерә Мисхәт ага). Башлаган эшне ахырына җиткерә торган бу шәхес монысын да башкарып чыгар, шәт.
“Матур, яшь булып каласың килсә, хәрәкәтлән, җанга шөгыль табып, нәтиҗәсеннән тәм табып яшә”, – дип өйрәтә Мисхәт Авзалов улларын.