Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының 125 еллык юбилее билгеләп үтелде

2014 елның 10 октябре, җомга

Узган атнада шәһәребездә һәм республикада 125 еллык тарихы булган авыл хуҗалыгы техникумы,төрле еллардагы чыгарылыш студентларын, ерак җирләрдән килгән олы кунакларны, ветеран укытучыларны үзенең олуг юбилеена җыйды. Ветеран укытучылар һәм элекке елларда укып чыккан студентлар кочаклашып исәнләштеләр,бергә укыган яшьлек елларын, хәтирәләрен барладылар,эшләгән елларын искә төшерделәр.

Техникумның бәйрәм тантанасы Минзәлә ярминкәсе күренеше белән башланып китте һәм 1889 елда шәһәребездә  агроном ярдәмчеләре өчен авыл хуҗалыгы мәктәбе ачканнар, шуннан соң бу уку йортының исеме күптапкырлар үзгәреп торган, менә шул вакыттан бирле техникумда авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләнә башлаган. Шушы 125 ел эчендә авыл хуҗалыгы өчен биредә 20 меңнән артык белгеч әзерләнгән, техникумда 23 директор алышынган. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы техникумында 700 студент белем ала.

Бәйрәм тантанасында техникум директоры Эльвира Фаттахова чыгышында ТР хөкүмәтенә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район башлыгы Айдар Салаховка, күп оешмаларга рәхмәтен җиткерде һәм ул техникумны капиталь төзекләндерүдә катнашкан Фаил Сабиров, Николай Секунов, Николай Степанов, Олег Ивановка техникумның Рәхмәт хатларын тапшырды. Район башлыгы Айдар Салахов үз чыгышында авыл хуҗалыгы техникумы шушы чорларда утны һәм суны кичеп, бай тарихлы уку йорты икәнен билгеләп узды, бүгенге көндә бу уку йортының тотрыклы белем биреп авыл хуҗалыгына кирәкле белгечләр әзерләү буенча  республиканың көньяк көнчыгышында инновацион ресурс үзәге булдыру буенча беренче адымнар ясала дип азсызыклады. Залга җыелган барча халыкны техникумның юбилееы белән тәбрикләде.ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов техникумның соңгы елларда бик нык үзгәрүен, яңаруын әйтеп узды, булдыра алганча техникумга ярдәм итәчәгенә ышандырды, техникумның республикабызны белгечләр белән тәэмин итсен, алган профессияләренә тугры калып, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләсеннәр диде.Ул юбилей белән чын күңеленнән котлап  техникумга музыкаль аппаратура алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше идарәсенең начальнигы Илсур Закиров техникумда нәсел эшен яхшыртуны укыту өчен  шулай ук 100 мең сумлык “Селекс” программасы белән бүләкләде.  Ул ТРда ветеринария хезмәтенә югары квалификацияле кадрлар әзерләгене һәм күпеллык нәтиҗәле хезмәте өчен техникум директоры Эльвира Фаттаховага Мактау грамотасы тапшырды..Аннары техникумда укыткан, югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә һәм нәтиҗәле хезмәт куйган,эшләгән директор урынбасары Татьяна Выборновага РФ урта профессиональ белем бирү Мактаулы хезмәткәре дигән мактаулы исем, укытучылар: Зөлфия Андреева, Эльмира Шайхаттарова, Тәнзилә Шамсумухаметова РФнең фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары, Зөлфия Усманова һәм Наталья Шарапова РФ авыл хуҗалыгы министрлыгыны Рәхмәтләре җиткерелде, Әминә Гыйльманова ТР Министлар Кабинетының ветеринария Баш идарәсенең Мактау грамотасы,Гүзәл Гәрәева белән Регина Ахмадиевага  ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.Техникумның бер төркем хезмәткәрләре район башлыгының һәм техникум дирекциясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Дилфас Галиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International