Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, ветераннар!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Бәйрәм уңаеннан басу-кырларда икмәк үстергән игенчеләргә, терлекчеләргә, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче авыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
2014 елда 103 мең тонна ашлык җитештерелде, терлекчелектә башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе күз алдында – бүгенге көндә узган елның шушы чорына караганда тәүлегенә 7,5 тонна күбрәк сөт җитештерелә. Табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен көч куйган белгечләребез, тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, эшкәртү сәнәгате тармагының тырыш хезмәтчәннәре белән чын күңелдән горурланабыз.
Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, уңышлар телим.
Айдар Салахов, муниципаль район башлыгы.