Социаль әһәмияткә ия булган халыкара яшьләр көне кысаларында Минзәләнең яшь буыны юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искәртте. Бу көнне “Яшьләр юлларда иминлек өчен” акциясе узды
Бу чара юлларда куркынычсызлыкны киметер өчен һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозмау максатында үткәрелә. Без юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү культурасын булдыру өчен даими кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклап калуга үз өлешен кертер, эзсез калмас диеп, ышанып калабыз,
Беренче тукталыш – Ленин исемендәге стадион. Автомобильдән яшь егетләр һәм кызлар чыгып юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп тора торган буклетлар тараттылар. Машина йөртүчеләргә җәяүлеләрне уздырып җибәргән өчен волонтерлар “Җәяүлеләргә ихтирамлы булганнары өчен” таныклыклар тараттылар. “Дежа-вю” флэшмобер группасы көчле музыка астында дәртле биюләр башкардылар.
Машина йөртүчеләр кызыксынып бара торган вакыйгаларны күзәттеләр, биючеләргә сигнал биреп сәламләделәр. Узып йөрүчеләрдә ваемсыз калмадылар. Бу акцияне оештырырга “Минзәлә Авто Клаб” автосөючеләр берләшмәсе булышты.
безнең белешмә
Узган ел “Минзәлә Авто Клаб” берләшмәсе оешкан иде. Ул үзләренең автомобильләрен яраткан һәм юлларда куркынычсызлык өчен чыгыш ясаган егетләрне, кызларны берләштерә. Бу үрнәкне без чаллылардан алдык. Мондый автоузышны без юлларда тәртип артсын өчен үткәрәбез. Без үзебез юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйбыз һәм башка машина йөртүчеләрне шуңа чакырабыз, диделәр “Минзәлә Авто Клаб”группасын оештыручылар Ринат Шәрифҗанов, Николай Ермосин, Сергей Ливанов.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА