Алтын сары яфраклар, берсен-берсе уздырырга теләгәндәй, әкрен генә җиргә коелалар. Инде безнең йоклар вакыт җитте, дигәндәй, алар тып-тын гына җиргә түшәләләр, тирә-юньне күзәтәләр. Җир өстен сап-сары келәм каплап ала. Ел да шулай кабатлана.
Таныш сукмаклардан күп тапкырлар үтсә дә, табигатьнең шушы серле күренешен күзәтеп, уйларына бирелеп, сак кына бер ханым атлый. Һәр яфракны куенына
алып, җан җылысын бирердәй була, саргайган яфракларда ниндидер тормыш китабын, мәгънәле яшәү рәвешен күрә ул. Яфракларда гына түгел, һәрнәрсәдә тормыш ямен, яшәү көчен күреп, киләчәккә якты өмет белән карарга гадәтләнгән кешеләр бик күп тирә-юнебездә. Сүзем шундыйларның берсе – олы йөрәкле, мәрхәмәтле ханым, тынгысыз, батыр йөрәкле җитәкче - Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Фаттахова Эльвира Шәрип кызы турында.
Әтрәкле авылында Гөлзифа апа
белән Шәрипҗан абый гаиләсендә көтеп алынган кадерле кыз булып дөньяга килә Эльвира. Ходай аннан матурлыкны, сылу гәүдәне җәлләми - кыз матур, батыр, күркәм гадәтле булып үсә, сөрмәле яшькелт күзләрендә тормышка, яшәүгә, яңалыкка омтылыш чагыла аның.
Авыл кешесе гомер буе эштә: Эльвира да әти-әнисе, туганнары, авылдашларының иртәдән кичкә кадәр хезмәт кую бәрабәренә генә мул рәхәт тормышта яшәвен күреп, белеп, аңлап үсә.
Бала чактан ук оештыру сәләтенә ия булган, күз алдына үзен ниндидер җитәкче итеп күрергә хыялланган Эльвира мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый, иптәшләреннән берни белән дә аерылмый. Тынгысыз характеры, үҗәтлеге, тирә-юньдәгеләргә һәрчак ярдәм итәргә әзер торуы һәм, ниһаять, гадилеге аңа ышанычлы дуслар табарга, кешеләрне танырга ярдәм итә. Мәктәп еллары бик тиз генә узып та китә. Беренче уңышлар, борчылулар, дәресләрдә булган кызыклы хәлләр, Татар Мөшегесе мәктәбе интернатыннан качып кайтулар, гашыйк булып яшерен янулар – барысы да артта кала.
Кыз укуын дәвам итәргә дип, Алабуга шәһәренә юл тота. Ял көннәрендә әти-әнисе янына кунакка кайтып, хуҗалык эшләрендә булышып, йөри- йөри, дүрт ел вакыт сизелмичә дә үтеп китә.
Кулына педагогика һәм психология укытучысы, методист белгечлеге дипломы алган яшь, энергияле, белемле кызны районда колач җәеп каршы алалар. Беләләр бит: әтисе Шәрипҗан абый гомере буе җаваплы эшләрдә – шофер, инженер, әнисе Гөлзифа апа авыл советында сәркатип булып эшләгән, әбиләре дә авыр сугыш елларында да мал-туар асрап, сепарат тотып яшәгән, бернинди мохтаҗлык та күрмәгән. Тырыш, эш сөючән, ныклы, абруйлы гаиләдә үскән кыз да сынатырга тиеш түгел – Эльвира Шәриповнаны район мәгариф бүлегенә инспектор итеп билгелиләр. Сынатмый кыз, бөтен көчен һәм белемен эшкә җигә, үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Шактый гына тәҗрибә туплаган белгечне Әтрәкле авылы балалар бакчасына җитәкче итеп куялар. Эльвира Шәриповна кул астына ныклы коллектив туплый, бинаның матди-техник базасын ныгыта, кадрларның белемен күтәрү өстендә армый- талмый хезмәт куя. Ун елдан артык гомерен туган авылына багышлый, балаларның, ата-аналарның ышанычлы дустына, хезмәттәшләренең ныклы терәгенә әйләнә, авылдашларының хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулый.
Эльвира Шәриповна кебекләр хакында “Җитәкче булу сәләте тумыштан ук бирелгәндер”, диләр. Үз эшенең остасы, бөтен барлыгын хезмәткә багышлый, бернинди авырлыклар алдында да туктап калмый торган шәхес икәнен яхшы аңлап, җитәкчеләребез аңа тагын да җаваплырак вазыйфа йөклиләр: ул 2000-2011 елларда “Һөнәри училище-52” башлангыч һөнәри белем бирү учреждениесе директоры булып эшли. Мондагы атмосфера, студентлар белән булган мөгамәлә, яңа коллективта яңача эш алымнары Эльвира Шәриповнаны тагын да ныграк сыный, ныгыта. Кешеләрне аңлавы, олыны олылау, юл куя белү, ялгышларны кичерә белү һәм тагын бик күп матур сыйфатлары аңа тагын да югарырак үрләр яуларга ярдәм итә.
Бүген ул – авыл хуҗалыгы техникумы директоры. 125 еллык тарихы булган, илебезгә 20 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган техникумның йөрәк сулышы ул. Техникум тарихында булган 23 директор арасында ул – бердәнбер хатын-кыз. Алыштыргысыз, курку белмәс, ирләрчә нык адымлы, аек акыл белән эш итеп, глобаль проблемаларны хәл итә алырдай хатын-кыз.
Бүгенге көндә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының даны еракларга билгеле. Коллектив зур, абруйлы. Укытучыларның, тәрбиячеләр һәм производствога өйрәтү мастерларының белеме җитәрлек, һәм алар туктаусыз эзләнүдә, ачышта. Бүгенге студентлар республика, Россия һәм дөньякүләм ярышларда, конференцияләрдә катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Спорт буенча яулаган урыннар күпләр кызыгырлык. Укытучылар даими рәвештә белемнәрен күтәрәләр, осталыкларын конкурсларда, семинарларда күрсәтәләр, башка уку йортлары белән тәҗрибә уртаклашалар. Барлык ирешкән уңышларның башында, әлбәттә, һәр яңалыкны кабул итүче, үз өстендә даими эшләүче, һәр мәгълүматтан хәбәрдар булучы җитәкчебез – Татарстанның атказанган укытучысы. Эшен яратып башкарган, бөтен җан җылысын студентларга, хезмәттәшләренә, кешеләргә биргән зат кына шундый зур уңышларга ирешә ала, дан һәм хөрмәт яулый. Беркайчан да зарланмас ул, үзе нинди генә халәттә булса да, көләч йөзе белән синең хәлеңне белешер, кирәк булса ярдәмен тәкъдим итәр.
Хатын-кыз кайда гына эшләсә дә, нинди генә абруйлар яуласа да, ул беренче чиратта, гаилә учагын саклаучы гүзәл зат, ягымлы әни. Эльвира Шәриповна да тормыш иптәше Раиф, кызлары Индирага бөтен игътибарын, мәхәббәтен бирә – аларны үзе пешергән тәмле ризыклар белән сыйлый, өендә, бакчасында аллы- гөлле чәчәкләр үстерә, гаиләсе бөтен, нык булсын өчен үзеннән торганның барысын да эшли. Йортларыннан кунак өзелми аларның, хуҗалар кунакларны ачык йөз белән каршы алалар, хәерле юл теләп озатып калалар.
Бүгенге көндә Эльвира Шәриповна бик бәхетле кеше, әти-әнисе пар канатлы, исән- саулар, апа-сеңелләре өчен утка-суга керергә әзер туганнары янәшәдә, яраткан эше, үзен хөрмәт иткән хезмәттәшләре бар аның. Туганлык җепләрен саклап, ата-ана хакын хаклап, булган тормышына шөкерана кылып яши бүген Эльвира Шәриповна. Ул тормышны чын күнелдән яратучы кеше, һәм шул асыл сыйфатларны туганнарында да тәрбияләп, һәр туган көннен кадерен белеп яшәргә өйрәтүче зат.
Тормышта һәркемнең үз хикәяте бар. Берәүләрнең ул үткәндә, алар кайчандыр кылган гамәлләрен хикәят итеп сөйлиләр, икенчеләрнең ул – киләчәгендә. Алар гомер буе килер көнгә өметләнеп яши. Ә өченчеләре – иң бәхетлеләре – Эльвира Шәриповна кебекләре. Анын күңел хикәяте – бүген, үзе белән, ул якты хәтер дә, чынбарлык та, сүнмәс өмет тә.