Фестивальдән кайттык

2014 елның 10 октябре, җомга

Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивале быел җиденче тапкыр үтте.

Казахстан, Башкорт­стан, Хакасия, Чувашия, Калмыкия республика­лары театрлары һәм үзебезнең Кәрим Тинчу­рин исемендәге, Яр Чаллы һәм Минзәлә театрлары әлеге фестивальдә кат­нашты.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Р.Кинҗәбаев әсәре бу­енча куелган “Тилмереп дога көткәннәр” драма­сы белән чыгыш ясап, тамашачыларның да, театраль тәнкыйтьчеләрнең дә яхшы фикерләрен ишетте. Күпләрнең күзләрендә яшь иде, һәр картина алышын­ган саен дәррәү кул чап­тылар. Спектакльдән соң безнең театр коллективы овацияләргә күмелде.

Мәдәният елында узган әлеге фестивальгә игътибар аеруча зур бул­ганлыктан, мәртәбәле тәнкыйтьчеләр театр коллективларының хезмә- тен бәяләде. Мәскәүдән чакырылган театр тәнкыйтьчесе Е.Глебова ае­руча ТРның халык ар­тистлары, С.Өметбаев исемендәге премия ла­уреатлары Рөстәм Мул­лин, Хафиз Хамматул­лин, артистка Чулпан Бәдретдинова, “Тантана” премиясе лауреаты Ильяс Закиров иҗат иткән образ­ларга тукталды.

Нурсибә АДИЕВА,

Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International