Өлгергәнлек кирәк

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

 Раил Фәйдеров колхоз таралгач, берара эшсез кала, моннан өч ел элек Иркәнәш авыл җирлеге буенча халыктан сөт җыярга керешә. Ул сөт җыю өчен бортлы УАЗ автомашинасын 100 мең сумга сатып алып, аңа бер мең литр сөт сыярлык бочка урнаштыра.

Раил аның белән ике ел йөргәннән соң, узган ел кредит алып, өр-яңа бортлы Газель автомашинасы сатып алу бәхетенә ирешә.

– Крестьян-фермер хуҗалыклары әлегә көч җыя. Аның каравы, шәхси сектор нәтиҗәле үсеш алды. Хәзер авыл җирлегендә савым сыерлары санын елдан- ел арттыра баралар, – ди ул. Әйтик, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрәфетдинов үз хуҗалыгында

 быел савым сыерларын 7 башка җиткерде һәм аның тормыш иптәше көн саен 70-80 литр сөт тапшыра.

Тегермәнче авылыннан Наил Әхмәтҗанов көн саен 50-60, Яту авылыннан Илгизәр Камалов 60- 70 литр сөтне миңа бирә. Резеда Шәрәфетдинова җәй айларында ай саен 45-50 мең сумлык сөт тапшырган. Шул рәвешле, җәйге чорда авыл кешесе сөт сатып кына да мул акча эшләп алырга мөмкин. Һәрхәлдә, күпчелек сөт тапшыручылар аена 8-10 мең сумнан да ким алмый, – диде Раил. Сөт җыючы үзе дә хуҗалыгында ике баш савым сыеры, 4 баш үгез һәм өч баш бозау тота. Шәхси секторда савым сыерлары 180 башка җитеп килә. Хәзерге вакытта Раил көнгә 800 литр сөт җыя, ел башыннан авыл җирлегендәге халыктан 260 тон­нага якын сөт җыелган.

Раил иртәнге 4 тә торып, Иркәнәш авылында җыя, аннары аны Кызыл Төбәк сөт тапшыручы- лары көтеп тора, Тегермәнче һәм Яту авылы якларына юл тота ул. Авылларны йөреп чыккач, сөтне 35 километр ераклыктагы Актаныш районы Киров авылындагы “Актаныш” агрофирмасындагы сөт кабул итү пунктына илтә. Раил быел халыктан сөт җыюны 2011 елгы күрсәткечтән ике тапкырга арттырган.

Раил халыктан сөт җыйган өчен акчаны да вакытында бирә. Бүгенге көндә октябрь аеның 15 енә чаклы сөтнең литрын 14 сум 50 тиеннән җыя. Ул халыкка 15 көн саен исәп-хисап ясый. Әйтик, ай төгәлләнүнең икенче көнендә һәм айның икенче яртысында ук ул халыкка сөт тапшырган өчен акчаны үзе алып кайтып өләшә.

Менә шулай, Раил сөт тә җыя, бар эшкә дә өлгерә. Эш булгач авылда да шәһәрчә яшәп була, ди ул үзе дә.

сан

Район буенча бүгенге көндә шәхси хуҗалыклардан тәүлегенә барлыгы 9 тоннадан артык сөт җыела. Әлеге эштә район буенча 8 эшмәкәр хезмәт куя.

 

 акцент

Июнь аенда ул 40 тоннадан артык сөт җыйган, халыкка 560 мең сум акча тараткан. Ел башыннан исә сөт саткан өчен хуҗалыкларга барлыгы 4 миллион сум акча кергән. Узган ел ул шул җирлектә иң күп сөт тапшыручы Мансур Сәрваров гаиләсенә кысыксындыру чарасы буларак, мультиварка бүләк иткән.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International