Мәктәптән – инновацион үзәккә

2014 елның 10 октябре, җомга

Узган атнада шәһәребездә һәм республикада 125 еллык тарихы булган авыл хуҗалыгы техникумы төрле еллардагы чыгарылыш студентларын, ерак җирләрдән килгән олы кунакларны, ветеран укытучыларны үзенең олуг юбилеена җыйды. Ветеран укытучылар һәм элекке елларда укып чыккан студентлар кочаклашып исәнләштеләр, бергә укыган яшьлек елларын, хатирәләрен барладылар, эшләгән елларын искә төшерделәр.

Техникумның бәйрәм тантанасы Минзәлә яр- минкәсе күренеше белән башланып китте һәм 1889 елда шәһәребездә авыл хуҗалыгы өчен агро­ном ярдәмчеләре өчен авыл хуҗалыгы мәктәбе ачканнар, шуннан соң бу уку йортының исеме күптапкырлар үзгәреп тор­ган, менә шул вакыттан бирле техникумда авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләнә башлаган. Бәй- рәм тантанасында тех­никум директоры Эль­вира Фәттахова чыгыш ясап болай диде: – ТР хөкүмәте ярдәме белән уку-укыту корпусында, студентларның тулай то­рагында узган уку елында капиталь ремонт ясал­ды. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район баш­лыгы Айдар Салахов ярдәме белән дә техни­кумда позитив эшләр алып барылды. Күп оешма­лар белән хезмәттәшлек күрсәткән өчен рәхмәтен җиткерде һәм техникумны капиталь төзекләндерүдә катнашкан Фаил Сабиров, Николай Секунов, Николай Степанов, Олег Ивановка техникумның Рәхмәт хат­ларын тапшырды.

Район башлыгы Ай­дар Салахов үз чыгы­шында авыл хуҗалыгы техникумының шушы чорларда утны һәм суны кичеп, бай тарихлы уку йорты икәнен билгеләп узды, бүгенге көндә бу уку йортының тотрык- лы белем бирүе, авыл хуҗалыгына кирәкле белгечләр әзерләү буен­ча республиканың көньяк- көнчыгышында инноваци­он ресурс үзәге булдыру буенча беренче адымнар ясала, дип ассызыклады. Залга җыелган барча ха­лыкны техникумның юби­лее белән тәбрикләде. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урын­басары Нәҗип Хаҗипов техникумның соңгы ел ларда бик нык үзгәрүен, яңаруын әйтеп узды, бул­дыра алганча техникумга ярдәм итәчәгенә ышан­дырды, техникум рес- публикабызны белгечләр белән тәэмин итсен, алган һөнәрләренә тугры калып, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләсеннәр диде. Ул юби­лей белән чын күңеленнән котлап т ехникумга музы­каль аппаратура алу өчен 100 мең сумлык сертифи­кат тапшырды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше идарәсе начальнигы Илсур Закиров техникум­да нәсел эшен яхшыр­туны у кыту ө чен шулай ук 100 мең сумлык “Се­лекс” программасы белән бүләкләде. Ул ТРда вете­ринария хезмәтенә югары квалификацияле кадрлар әзерләгәне һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен тех­ никум директоры Эльвира Фәттаховага Мактау гра­мотасы тапшырды. Эльви­ра Шәрип кызына шундый ук Мактау кәгазьләре ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек, фән һәм мәгариф, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгыннан да бүләк ителде. Анна­ры техникумда укыткан, югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә һәм нәтиҗәле хезмәт куйган, эшләгән директор урын­басары Татьяна Выбор­новага “РФ урта профес­сиональ белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре” дигән мактаулы исем, укытучылар Зөлфия Ан­дреева, Эльмира Шайхат­тарова, Тәнзилә Шамсе­мухаметова РФ Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары, Зөлфия Усмановага һәм Наталья Шарапо­вага РФ авыл хуҗалыгы м и н и с т р л ы г ы н ы ң Рәхмәтләре җиткерелде, Әминә Гыйльмано­вага ТР Министрлар Кабинетының ветери­нария Баш идарәсенең Мактау грамотасы, Гүзәл Гәрәева белән Регина Ахмадиевага ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мак­тау грамоталары тапшы­рылды. Техникумның бер төркем хезмәткәрләренә район башлыгының һәм техникумның Рәхмәт хат­лары бүләк ителде.

Олуг юбилей тантанасы концерт номерлары белән үрелеп барды, аннары бәйрәм техникумның акт­лар залында мул табын артында дәвам итте.

сан

125 ел эчендә авыл хуҗалыгы техникумында 20 меңнән артык бел­геч әзерләнгән, тех­никумда 23 директор алышынган. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы техникумында 700 сту­дент белем ала.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International