Милли көрәш буенча Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан җыйналган яшүсмерләр һәм ир-егетләр командалары барысы 6 ярышта катнашты. Нәтиҗәләр буенча 51 команда арасыннан Минзәлә командасы 16нчы урынны алып тора.
Ел ахырына кадәр республика дәрәҗәсендәге тагын 3 ярышта катнашасы калды. Соңыннан 9 ярыш нәтиҗәләре буенча рейтинг ясалачак.
Алабугада 1996-97 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенә уздырылган ярышта 46 республика командалары арасыннан “Юбилейный” спорт мәктәбе аша тупланган җыелма команда көрәшчеләре 16нчы урынны алды. Район данын команда составына шәһәрнең 1нче мәктәбеннән алынган 1 көрәшче һәм авыл хуҗалыгы техникумының 8 көрәшчесе яклады. 90 кг га кадәрге үз үлчәү авырлыгында авыл хуҗалыгы техникумы студенты Индүс Ярмиев, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, 5нче урынны алды.
2013 ел рейтингы буенча, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан җыйналган 51 команда арасыннан Минзәлә командасы 14нче урынга чыккан иде.
Алабугадагы ярышта күрше район командалары түбәндәге урыннарны алдылар: Яр Чаллы – 7нче урын, Актаныш – 8, Тукай – 18, Мөслим – 24, Сарман – 29, Әгерҗе – 34.
Рәмзил БӘДРИЕВ,
милли көрәш буенча яшүсмерләр һәм ир-егетләр Минзәлә җыелма командасының баш тренеры