ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Узган атнада юлчыларыбыз үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар. Әлеге уңайдан газетабыз хәбәрчесе “Татавтодор” ААҖнең Минзәлә филиалы җитәкчесе Марат СӘМИГУЛЛИН белән очрашып сөйләште.

17
октябрь, 2014 ел
җомга

Өлкәннәрне хөрмәтләү бер көнгә генә сыешмыйча, соңгы елларда декада буларак билгеләп үтелә башлады.

24 октябрь көнне 14.30- 17.00 сәгатьтә ТР буенча Тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең Тукай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Ро­ман Валерьевич Шипков Минзәлә шәһәре, Чернышев­ский урамы, 25 йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә.

Агымдагы елның 1 сентябреннән РФ Гражданлык Кодексының 4 нче – Юридик затлар бүлегенә үзгәрешләр кертелде. Шушы вакыттан башлап, юридик затлар бу бүлектә каралганча, бары тик оештыру-хокукый формада гына булдырылачак.

Пенсия тупланмаларына өстәмә финанслау алу өчен, агымдагы елның 25 декабреннән соңармыйча хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә беренче взнос күчерергә кирәк.

Тукай исемендәге колхоз таркалгач, аның терлекчелек биналары бушап калды. Менә шулай 7 ел дәвам иткәч, бирегә Роберт Садыйков килеп, 2013 елда бер ферманы арендага алып, аны бераз төзекләндереп, КФХ ачып җибәрә. Ул 28 баш тана, 11 баш үгез һәм 35 баш ат алып асрый башлый.


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Педагогик отрядларның “Хәтфә сезон” дип аталган V республика Фестивалендә Минзәлә районын М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә оешкан “Андромеда” отряды тәкъдим итте.
Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча 2013-2017 елларга исәпләнгән программа нигезендә безнең районда авария хәлендәге 35 йортны күчерү планлаштырыла, шул рәвешле 154 гаилә иске торактан яңасына күчереләчәк дигән сүз.

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

“Заиковский” хуҗалыгында үткән район семинар-киңәшмәсе терлекчелек фермаларын камилләшкән технологияләр белән үзгәртеп кору һәм хезмәтне яңача оештыруга багышланган иде.

Безнең районда юл кичүләрендә җәяүлеләрне бәрдерү очрагы теркәлмәгән.Татарстан Республикасында “Җәяүлеләр кичүе” дигән профилактик чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International