Тукай исемендәге колхоз таркалгач, аның терлекчелек биналары бушап калды. Менә шулай 7 ел дәвам иткәч, бирегә Роберт Садыйков килеп, 2013 елда бер ферманы арендага алып, аны бераз төзекләндереп, КФХ ачып җибәрә. Ул 28 баш тана, 11 баш үгез һәм 35 баш ат алып асрый башлый.
Кыска гына вакыт эчендә Роберт Садыйков эшлекле команда тупларга һәм хезмәт күрсәткечләрен сизелерлек яхшыртырга өлгергән. Биредә эшләүчеләр белән уртак тел тапкан.
– Инвестор Алмаз Шәрипов килгәч, авылдагы икътисадый тормыш та җанланды, – ди Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрәфетдинов. –Элеккеге традицияләрне дәвам итеп, терлекчелек белән нык-лап шөгыльләнергә уйлыйбыз. Алдагы елда авылда тагы бер терлекчелек торагын капиталь төзекләндереп, маллар санын тагын да арттырырга теләгебез бар.
Киләчәктә алар ат асрау буенча да тармакны үстерүгә игътибарны арттырмакчылар. Монда атлар һәм сыер малы үрчетү өчен шартлар бар.
Җирләре, көтүлекләре иркен. Быел көтүдә генә дә 57 баш ат йөри, шуларның 8 е хәзергесе көндә савыла. Шул бияләрне атнага өч көн савып, 40 литр сөтне, Чаллы КХПсына илтәләр. Анда әлеге чималдан кымыз җитештерәләр икән. Көзгә таба, инде үләннең тәме беткәч, савым бераз кимегән.
Хәзерге вакытта монда 41 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 14 башы – үгезләр, аларын бүген үк суярга була.
КФХ да мал җанлы кешеләр эшли: ферма мөдире Фәрит Сибгатуллин, терлек караучылар Хәлил Абдуллин, Данил Хәсәншин, Руслан Антипов. Алар бик уңган, бияләрне дә савалар, көтүен дә чиратлашып көтәләр. Хезмәт хакыннан да зарланмадылар, 10 мең сум акчаны айныкын айга алып барабыз, диләр алар.
– Терлек азыгын, печәнен, саламын җитәрлек әзерләп куйдык. Эшче кулларга кытлык юк. Мал азыгын алдан яхшылап әзерләп, витаминнар белән баетып бирәбез, – дип барлый “өч вазыйфалы” Фәрит әфәнде.
Без барганда, Фәрит Сибгатуллинны һәм Руслан Антипов- ны эш өстендә туры китердек. Алар фермада эштән бушаган арада вак-төяк ремонт белән шөгыльләнә иделәр.
Ферма тыштан да, эчтән дә балкып тора. Бозаулар һәм үгезләр ята торган җир үзенең чисталыгы белән әллә каян аерылып тора. Иркәнәшкә алдан сөйләшеп килмәгән идем бит!
Бу фермер хуҗалыгы үзенең терлекләре өчен 100 тоннадан артык болын печәне һәм 250 тоннага якын салам әзерләп, ферма янына кайтарып өеп куйган.
безнең белешмә
“Кымыз оҗмахтагы елгада агып яткан тәмле эчемлеккә охшаган. Бу шифалы эчемлек күңелне күтәрә һәм авыру тәнне савыктыра”, дип язып калдырган 16 гасырда ук бер гыйлем иясе.
сан
Районыбызда 60 тан артык шәхси эшмәкәр һәм фермер хуҗалыгы исәпләнә. Шуларның 15 тән артыгы гына терлекчелек белән шөгыльләнеп, маллар асрый. Алар барысы бергә өч тоннага якын сөт җитештерә. Бу район хуҗалыклары җитештергән сөт күләменең алты проценты дигән сүз.
Дилфас ГАЛИЕВ