Моны белү мөһим

2014 елның 17 октябре, җомга

Агымдагы елның 1 сентябреннән РФ Гражданлык Кодексының 4 нче – Юридик затлар бүлегенә үзгәрешләр кертелде. Шушы вакыттан башлап, юридик затлар бу бүлектә каралганча, бары тик оештыру-хокукый формада гына булдырылачак.

Моңа кадәр булдырылган юридик затлар үз исемнәрен һәм оештыру документларын яңа таләпләргә туры китереп тәртипкә китерергә тиеш бу­лалар. Тәртипкә китерү фак­ты оештыру документларына үзгәрешләр кертү турындагы карарда чагылырга тиеш.

РФ ГКның 4 нче бүлеге нигезендә документларны тәртипкә китерү максаты белән үзгәрешләрне теркәү өчен го­спошлина таләп ителми. Ко­декска яңа 50.1 нче маддә кертелгән. Уставта теркәлә тор­ган оешманың урнашкан торак пунктын күрсәтү дә җитә.

Законда билгеләнгән мини­маль размердан түбән бул­маган суммадагы устав капи­талы (мисал өчен, ҖЧҖ өчен 10 мең сум) бары тик акчалата түләнергә тиеш. Устав капита­лына милек формасында өлеш кертү акчалата капиталга өстәп кертелергә мөмкин. Ә акчалата булмаган өлешкә бәяне бәйсез оценщик билгеләргә тиеш.

ҖЧҖ да катнашучыларның гомуми җыелышы карарла­рын раслауның яңа тәртибе расланды: җыелышта катнашучыларның составы, анда кабул ителгән карар­лар нотариаль таныклык юлы белән раслана яисә уставта билгеләнгәнчә беркетмәгә кул кую юлы белән яки гомуми җыелышта бертавышсыз кабул ителгән башка юл аша раслана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International