Өлгереп калыгыз

2014 елның 17 октябре, җомга

Пенсия тупланмаларына өстәмә финанслау алу өчен, агымдагы елның 25 декабреннән соңармыйча хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә беренче взнос күчерергә кирәк.

Өстәмә финанслау өчен ти­ешле взносның максималь сум­масы – елга 12000 сум. Дәүләт бу акчаларны икеләтә артты­ра, гражданның шәхси счеты­на Пенсия фонды шулкадәр акча күчерә. Шуны онытмаска кирәк, 2000 сумнан да ким бул­маган взнос дәүләт тарафын­нан финансланмый. Ай саен түләп барган очракта, өстәмә финанслау акчаларын берен­че взнос түләгәннән соң, 10 ел дәвамында алырга була.

Бу программада катнашучы­лар пенсия тупланмаларын бе­ренче тапкыр картлык буенча хезмәт пенсиясен алырга хоку­кы булгач, кабаттан – тупланма­лар сорап мөрәҗәгать иткәннән соң 5 ел узгач алырга мөмкин. Бу шарт 2015 нче елның 1 гыйнварыннан көченә керә. Димәк, бер тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр (2012, 2013, 2014 ел­ларда), 2014 нче елда өстәмә иминият взносларын түләгән булсалар, алдагы түләүне мөрәҗәгать иткәннән соң 5 ел узгач алырга хокуклы.

Акчаларны программа кыса­ларында бер тапкыр яисә ел дәвамында берничә тапкыр күчерергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International