Вожатыйлар тәҗрибә уртаклашты

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Педагогик отрядларның “Хәтфә сезон” дип аталган V республика Фестивалендә Минзәлә районын М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә оешкан “Андромеда” отряды тәкъдим итте.

Әлеге отрядка иң яхшы во­жатыйлар: Максим Гайнетди­нов, Ләйсән Гәрәева, Гөлшат Гыйләҗетдинова, Илназ Ну­риев, Лилия Савельева, Ва­лерий Сәлимов, Мария Прит­чина, Лилия Фәрхетдинова, Диана Шабаева, Андрей Юрнюк туп-ланган иде. Җитәкчеләре – Ләйсән Александрова. Фестиваль дәвамында алар вожатыйлар өчен оештырылган уеннарда, флэш-мобта катнаштылар, җырлар җырладылар. Шу­лай ук Казандагы балалар йортларына да сәяхәт кыл­дылар. “Андромеда” отряды вәкиләре Казанның 11 нче санлы коррекцион интернат- мәктәбендә мастер-класс уздырдылар. Студентлар монда үзара практик тәҗрибә уртаклашып, вожатыйлык осталыкларын арттырдылар.

Көллият делегациясе фестивальдә актив катнаш­каны өчен директор Миңнегөл Мифтаховага рәхмәт белде­релде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International