Өлкәннәрне хөрмәтләү бер көнгә генә сыешмыйча, соңгы елларда декада буларак билгеләп үтелә башлады.
Бик хуп, аларның һәркай- сына ихтирам күрсәтергә, җылы сүзләрне җиткерергә, төрле чаралар үткәреп куандырырга бик уңайлы чор бу. Һәр елдагыча, районда Өлкәннәр көненә һәм декадасына әзерлек һәм аны үткәрү турында быел да район башкарма комитеты җитәкчесе карары чыкты. Аның төп максаты – хезмәт коллективлары тарафыннан өлкән кешеләр проблемаларына карата игътибар һәм кайгыртучанлыкны арттыру, аларга ярдәм күрсәтү һәм булышлык итү.
Билгеле, өлкәннәребезгә игътибар һәрдаим булырга тиеш. Әмма мәшәкатьләргә чу мып, кайчандыр янәшәбездә армый-талмый хезмәт куйган өлкәннәребезне кайчакларда күз уңыннан ычкындырабыз. Ә шушы, елга бер тапкыр үткәрелә торган Халыкара өлкәннәр көнендә һәм ункөнлек барышында, өлкәннәребезнең исемлеген барлыйбыз: аларга котлау открыткалары язабыз, бүләкләр әзерлибез, бәйрәм табыннарына дәшәбез...
Әйе, район күләмендә күп төрле чаралар үткәрү планлаштырылды һәм үткәрелде әлеге декада кысаларында. Аларның күбесе хакында район газетасы битләрендә дә язып чыктык, сайтка да урнаштырдык. Шуларның берничәсенә генә тукталып үтик. Райондагы өлкәннәр өчен иң беренчеләрдән булып Минзәлә театры зур бүләк әзерләгән иде: 1 октябрьдә өлкәннәр белән шыгрым тулы залда “Тилмереп дога көткәннәр” спектакле күрсәтелде, рус теленә синхрон тәрҗемә оештырылган иде. Ә спектакльдән соң өлкәннәрне театр автобусы шәһәрнең өч юнәлеше буенча өйләренә кайтарып куйды. Берьюлы күпме хөрмәтләү һәм игътибар! Район мәдәният йортында куелган концерттан да күңел- ләре булып, моңа өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт укый- укый таралышты өлкәннәр. Өлкәннәр хөрмәтенә дип оештырылган ярминкәдә дә авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын сату оештырылган иде. Шәһәрдәге барлык спорт, социаль, мәдәни учреждениеләрдә бушлайга нинди дә булса хезмәт күрсәтү, акцияләр оештырылды, аларда ял итеп, кәеф күтәренкелеге алды өлкәннәр.
Район күләмендә нинди ге- нә чаралар үткәрелмәсен, кайчандыр тырыш хезмәт куйган, шуннан лаеклы ялга киткән коллективларыннан нинди дә булса игътибар, хөрмәтләү билгесен ныграк көтеп ала өлкәннәр. Редакциябезгә кил- гән хатларда да ачык чагыла бу. Шәһәребезнең Гурьянов урамында яшәүче, элеккеге 4 нче юл-төзелеш идарәсендә (хәзерге “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы) эшләп пенсиягә чыккан Илгиз Сафиуллин хатына тукталыйк. “Безнең җитәкчебез – “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы директоры Марат Самигуллин, өлкәннәр ункөнлегендә елның-елында үз пенсионерларын котларга һәм кыйммәтле бүләкләр әзерләргә онытмый. Аңа чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез. Аралашучан, тынгысыз җитәкчебезгә хөрмәтебез зур, эшне дә оештыра белә, җиткерелгән заданиеләрен дә үтәп баралар, шуңа күрә сүзе дә үтә, киләчәктә дә хезмәт уңышлары телибез”, дип язган ул. Күпләргә үзенең активлыгы белән таныш Хәниф Гәрәевтән дә шундый рухтагы хат алдык. “Өлкәннәр көненә багышлап шәһәребездә зурлап ярминкә үткәрелде, концерт һәм спектакльләр куелды, барысына да барырга тырыштык, оештыручыларга рәхмәт яусын. Безнең Минзәлә урман хуҗалыгы дүрт районда эш алып барганлыктан, пенсионерлар 200дән артып китә. Ләкин бер елны да бүләксез калдырмыйлар, быел да шулай булды. Һәркайсыбызның өенә кереп, матур теләкләр теләгән хезмәткәр кызларга, урман хуҗалыгы җитәкчелегенә барлык ветераннар исеменнән рәхмәт белдерәсе, исәнлек- саулык телисе килә”, дип күңелендәге хисләрен җиткерә хезмәт ветераны.
Безнең “Минзәлә” мәгъ- лүмат-мөхәррият үзәге дә редакциядә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәргә декада барган көннәрдә һәр ел саен бәйрәм пакетлары әзерли. Моннан тыш кайчандыр аерым оешма булып торган типографиянең өлкәннәрен дә үз канаты астына алды. Быел да шулай булды, бәйрәм белән котлап, аларга бүләкләр өләшенде. Мондый игътибар һәм хөрмәтләүгә җавап итеп алардан рәхмәт сүзләре килеп иреште.
Ункөнлек кысаларын- да район сукырлар җәм- гыятендә дә “Возраст мудрости – возраст созидания” дигән бәйрәм чарасы үткәрелгән. Өлкәннәрне биредә сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Кальскова, Пенсия фонды вәкиле Неля Бикеева тәбрикләгән, үзәк китапханә китапханәчеләре Римма Әхмәтханова, Мария Бочкарева бәйрәм программасын кызыклы конкурслар һәм викториналар белән оештырганнар. Әлеге чара чәй табыны артында, җәмгыять әгъзалары әзерләгән концерт белән тәмамланды, дип язганнар бу хакта китапханәдән, шуңа өстәп бәйрәм рухы сурәтләнгән фото да җибәргәннәр Талны яшьтән бөгәләр, диләр. Әлеге мәкальнең асылын “Тургай” приютында да истән чыгармыйлар. Приютта тәрбияләнүчеләр биредәге хезмәткәрләр белән берлектә озак еллар эшләгән пенсионерларны хөрмәтләгәннәр, әлеге чараны “Буыннар очрашуы” дип атаганнар. “Алар хөрмәтенә кече һәм өлкән группада тәрбияләнүчеләр әдәби номерлар әзерләделәр, “Курочка-Ряба”ны сәхнә- ләштерделәр, үзләре ясаган котлау открыткалары тапшырдылар. Ахырдан истәлеккә бергәләшеп фотога төштек, бәйрәм тәмле пироглар белән чәй табыны артында дәвам итте”, дип үзләренең тәэсирләрен язып җибәргәннәр приюттан.
Беренче урта мәк-тәптән дә педагогик хезмәт ветераннары, укытучылар һәм кунаклар катнашында бәйрәм концерты үткәрелүе турында профкомнарыннан безнең электрон почтага хәбәр килде. “Бу көнне башкарылган җыр- биюләрнең, шигырьләрнең иге-чиге булмады. Боларга тагын Наил Габдуллинның, Миңнегөл Мифтахованың, Сергей Топоровның ихлас күңелдән яңгыраган котлауларын тыңлау өстәлде. Укучыларның тәбрикләүләре, чәчәкләре ветераннарыбызның күңел кылларын тибрәндерде. Җылы, дустанә шартларда узды концерт”, дип язган юллар бар анда һәм шуңа өстәп фото да җибәргәннәр.
Әйе, үз хезмәт коллективлары булганнарга хөрмәтләү билгеләре күрсәтелә ул. Ә менә оешмалары беткән- таралган оешмаларның өлкәннәре ни хәлдә соң? Редакция почтасына килгән түбәндәге хат та шушы хакта. “Хөрмәтле редакция, Сезгә мөрәҗәгать итәргә авыл хуҗалыгы студентларыннан алынган котлау мәҗбүр итте”, – дип башлый сүзен хат авторы Галина Михайловна. Аннары ул райпо системасында күп еллар эшләсә дә, мондый тәбрикләү булмавына моң зарын белдерә. “Югыйсә, Марат Хәсәнович, Хәлимә Фәхразиевна, Мария Николаевна, Минзадә Мансуровна һ.б. кебек күп еллар биредә эшләгән хөрмәтле кешеләр аз түгел. Барысы да пайчылар иде, араларында кулланучылар җәмгыятенең күпме атказанган хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары бар. Ә хәзер шушы, пенсиядәге кешеләрне, берәү дә тәбрикләмәде, бик хәтеребез калды. Безне котлап киткән студентларга безне онытмаганнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез, аларның укуларын уңышлы төгәлләп яхшы эш урыннарына урнашуларын, шәхси тормышларын коруларын теләп калабыз”, дигән юллар бар хатта (хатка студентларның котлаулары да теркәп куелган).
Шушындый ук “ятим”- нәр аз түгел районда. Андый предприятиеләр рәтенә элеккеге аракы-ликер заводы да керә. Шулай булуга карамастан, якташыбыз, Татспиртпром директоры Гиоргий Куприянов инициативасы белән элеккеге заводта эшләгән өлкәннәргә ел саен мул итеп бәйрәм пакетлары өләшеп чыгалар.
Аздан гына да күңел була, юктан гына да хәтер кала, диюләре белән килешми мөмкин түгел. Әйе, бер җылы сүз дә җитә шул кәеф күтәреп җибәрергә. Бәйрәм пакетлары өләшенмәсә дә, хат авторы Галина Михайловна кебек берничә юллык котлау сүзләре килеп ирешсә дә, канәгать булыр идек, диючеләр юк түгел. Калмасын иде мондый төерләр, күңелләре кителмәсен иде өлкәннәребезнең. Хәер, хатаны төзәтергә әле соң түгел.
безнең өстәмә
Мәгълүматларга караганда, райондагы барлык пенсионерларның саны 9 меңнән артып китә, ә оешма-предприятиеләре бетерелеп, “ятим” халәтендә калган өлкәннәр 1600 кеше исәпләнә. “Ашаган белми, тураган белә”, диелә халык мәкалендә. Бер яктан караганда, элеккеге кебек оешма-предприятиеләргә таратып биргәндә, аларга бүләген дә әзерләргә булыр иде. Хат авторы әйтмешли, алар да бит районыбыз икътисадын күтәрүгә тырыш хезмәтләре белән кайчандыр өлеш керткәннәр. Икенче яктан караганда, ункөнлек кысаларында районда өлкәннәр хөрмәтенә бихисап чаралар үткәрелде. Шушындый типтагы котлау открыткаларын тарату идеясе дә районда ункөнлек чаралар үткәрүне оештыру комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән иде. Барысы да акчага барып тоташа шул.
Флүрә МУСИНА