Безнең районда юл кичүләрендә җәяүлеләрне бәрдерү очрагы теркәлмәгән.Татарстан Республикасында “Җәяүлеләр кичүе” дигән профилактик чара узды.
Республика территориясендә 8 ай эчендә 864 җәяүлене бәрдергәннәр, 85е – үлгән, 817е төрле тән җәрәхәтләре алган. Минзәләдә бу чорда бер җәяүле үлгән, берсе зыян күргән. Җәяүлеләр юл кичүендә 298 җәяүлене бәрдергәннәр, шуның 15е үлгән һәм 299 ы травма алган. Шулай итеп, юл кичүләрендә ай саен уртача 2-3 кеше үлә.