“Заиковский” хуҗалыгында үткән район семинар-киңәшмәсе терлекчелек фермаларын камилләшкән технологияләр белән үзгәртеп кору һәм хезмәтне яңача оештыруга багышланган иде.
Башта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов район хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча анализ ясады. Бүгенге көндә район хуҗалыклары узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7,5 тонна сөтне артык җитештерәләр. “Сөт иле - Чулман” филиалы – 5, “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы 3 тоннага артык сөт сава. Шулай булса да, район буенча бер савым сыерына исәпләгәндә 8,6 литр сөт савыла, бу республиканың уртача күрсәткеченнән 3,4 литрга ким. Узган ел һәр хуҗалыкта семинарлар булып узды, шул семинарларда күрсәткән яңалыкларны иң күбесе бер хуҗалыкта да тулаем кертелмәде. Бер сыердан 6,5-7 литр сөт савып, әллә ни алга барып булмый. Бер сыердан көнгә 12 литр сөт саусак, булган бурычларны, электр энергиясенә, хезмәт хакын да түләргә җитәр иде. Узган семинарларда токымчылыкны яхшырту, старт үсеше, бозауларны 10 көн саен үлчәү, таналар имчәгенә массаж ясау, терлекләрне тоту һәм башкалар турында сөйләштеләр. Безнең хуҗалык фермаларында терлекләрдән көнгә 500 грамм үсеш алына, бу үсеш белән ерак китеп булмый. 500 грамм үсеш белән үстергән таналар 26,5 айда гына капла ту авырлыгына җитәләр. Ә маллар 18 айда каплатылырга тиеш бит, югыйсә. Күрше район хуҗалыкларында 18 түгел 16, хәтта 14 айдан соң каплату өчен тырышалар. 26 айда каплаткан танадан күпме ашатсаң да сөт булмый. Әле аның өстенә күпме азык тотыла, күпме чыгым китә, дип ассызыклап үтте Юрий Исламов.
“Зайковский” хуҗалыгына килгәндә, монда 1800 башка якын терлек бар, шуларның 560 башы савым сыерлары. Фермада 300 баш тана каплатылган һәм алар төп көтүгә керергә әзер. Бу ел саен шулай. Монда хәтта таналарны да ясалма орлыкландыра башлаганнар. Фермада Европа методы белән Харьков методын бергә кушып каплаталар. Монда каплаткан сыерлардан 28-35 килолы бозаулар туган һәм алар көнгә 800-900 грамм үсеш бирәләр. Кайберләреннән 1200 грамм үсеш алганнар. Менә бит ул ясалма орлыкландыруның файдасы! Шушы технологияләрне киң куллану исәбенә алдагы елда терлекчелек продукциясе җитештерүне 20 процентка арттыру, ягъни савым сыерлары санын 1000 башка җиткерү, яңа терлекчелек биналары төзеп аларны тулысынча тутыру программасы планлы рәвештә тормышка ашырыла башлаган. Биредә алдагы елда көнлек тулай савымны 12 тоннага җиткермәкчеләр. Әмма терлекләрне ишәйтүгә, продуктлылыкны күтәрүгә токымчылык эшчәнлеген яхшыртканда гына ирешеп була. Бу хуҗалык яхшы сөт биргән сыерлардан туган бозауларның аерым бер исәбен алып бара. Биредә бер мал да читтән кайтарылмаган, үзләрендә сайлап алып үстерелгән таналарны төп көтүгә кертәләр.
Семинарда катнашучылар бозауларны яңача ашату технологиясе белән таныштылар, раздой төркемендәге сыерлар торагында булдылар, яңа капиталь ремонтланган торакта фәкать савылучы сыерлар гына 100 баш тотыла. Буаз сыерлар өчен иңе – 10, буе 30 һәм 5 метр биеклектәге абзарны, таналар өчен төзелгән утарларны карадылар. Монда абзарларның фасад өлеше төсле профнастил белән капланган, вентиляция куелган, бу эшләрнең берсен дә читтән килеп эшләмәгәннәр. Гөлүс Гыйльмуллин җитәкчелегендәге төзелеш бригадасы әгъзалары һәм механизаторлар буш чагында өмә оештырып эшләгәннәр.
безнең белешмә
Беренче графа – хуҗалыклар, агрофирмалар исеме, икенче – быел 9 октябрь көнне җитештерелгән сөт, өченче – узган елның шул чорына артык яки ким ( - ), дүртенче – һәр сыердан сауган сөт (килограммнарда)
Заиковский 7500 3100 13,4
Куйбышев 5522 2025 9,2
Тәкермән 4967 2455 10,8
Вахитов 4240 1112 6,6
Байлар 870 435 8,4
“Сөт Иле-Чулман “ 15599 6027 8,7
Мензелинский 5337 -350 11,8
Мәлкән 3056 206 6,4
Якты юл 2316 654 10,3
“Сөт иле-Минзәлә” 10709 510 6,7
Николаевское 3590 150 6,3
Калинин 3399 504 6,2
Калморза 2035 326 9,7
Мензелинские зори 9024 980 6,8
КФХлар һәм ярд. хуҗ. 5850 0 18
Район буенча 48682 10617 8,7
ТР буенча бер сыердан 12,3 кило сөт савып алына
акцент
Токымсыз малны ничек кенә тәрбияләсәң дә, хәтта фермаларны еллар дәвамында фәкать сыйфатлы азык базасы белән тәэмин итсәң дә, нәтиҗәсе башың күккә тидерерлек итеп шатландырмый, продукт бирүчәнлеге бер чамадан артмый.
сан
Хуҗалыкта һәр сыер савучыга 35-37 баш сыер беркетелгән. Биредә үз төркемендәге сыерлардан мул продукция җитештерүче- ләрнең уртача айлык хезмәт хакы 18-19 мең сум. Ә фермага өмәгә чыккан механизаторлар, шоферларның көнлек хезмәт хакы 600-700 сумнан ким түгел.
Хуҗалыкка күчеп килеп эшләргә теләүчеләргә әзер 3 йорт бар.
Дилфас ГАЛИЕВ