Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча 2013-2017 елларга исәпләнгән программа нигезендә безнең районда авария хәлендәге 35 йортны күчерү планлаштырыла, шул рәвешле 154 гаилә иске торактан яңасына күчереләчәк дигән сүз.
Республика буенча караганда, безнең район әлеге программа буенча төзелешкә беренчеләрдән булып кереште. Минзәлә районында әлеге программа буенча 33 йорт төзелеше башланды, шуларның 21 е Садак бистәсендә. Бер фатирлы йортларның мәйданы – 60 кв. м, янәшәсендә җир участоклары да бар. Йортлар төзелә торган урамдагы юлга вак таш җәелгән, аннары асфальт салыначак. Якында гына республика программасы буенча быел салынган яңа балалар бакчасы, кибетләр дә ерак түгел. Объектларда хезмәт куючы подряд оешмаларының барысы да үзебезнекеләр. Төзелеш эшләренә параллель рәвештә су, газ кертү буенча да әзерлек эшләре алып барыла.
Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы нигезендә йортлар төзүгә иң беренчеләрдән булып Егор Юдин, Язкәр Биҗанов, Николай Секунов, Марат Мәүләтов җитәкчелегендәге төзелеш оешмалары керештеләр, болардан тыш әлеге программа буенча йортлар төзүдә Фаил Сабиров, Олег Ильин, Владимир Попов җитәкчелегендәге подряд оешмалары да эшли. Шунысы бар, төзелеш эшләре әлегә подрядчылар исәбенә башкарыла, төзелеш эшләренә акча күчерелсә, эш темпы артыр иде, дип подрядчыларның гозерләре әйтелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев әлеге программа буенча берничә этаптан торган эшләрне чагылдыручы юл картасы булдырылуы турында сөйләде:
– I этап – тузган торакта яшәүчеләрне программада катнашу шартларын аңлату; II этап – мәгълүматлар туплау (документлар әзерләү, торак хуҗаларыннан торак сатып алуга килешүләр төзү һ.б.; III этап – мәгълүматларны ГЖФ системасына кертү; IV этап – проектлаштыру, төзелеш эшләре, гражданнарга фатирлар бирү). Без әлеге юл картасының дүртенче этабында, – диде ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү һәм инвестицияләр буенча урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов программаны тормышка ашыруның һәр этабына тукталды. Бигрәк тә икенче этапта документлар туплау мәшәкатьле эш. Теге яки бу йортта кайбер фатирлар хосусыйлаштырылган булып та, кайберләрендә ул башкарылмаган икән, бу да эш барышын тоткарлый. Безнең районда 2013 ел буенча фатир хуҗаларыннан торак сатып алу буенча 65 килешү төзелсә, быел 50 килешү төзелгән. Республика буенча алганда, әлеге күрсәткеч әйбәт санала. Минзәләлеләр документлар рәсмиләштерү процедурасын җиңеләйтү өчен ГЖФ вәкилен үзләрендә булдыру үтенечен белдерделәр.
Программаны тормышка ашыру барышында теге яки бу фатирда балигъ булмаганнар яшәве белән бәйле кыенлыклар килеп чыгуы, кайберәүләрне бәяләр аермасын каплау сагайтуы турында әйтелде. Шуңа күрә гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын тормышка ашырганда җир һәм торак мәсьәләләрен юридик яктан төгәллек белән башкарырга кирәклеге ассызыкланды. ГЖФ җитәкчесе Тәлгать Абдуллин төгәл карар кабул итәргә кирәклеге турында фикерен җиткерде: авария хәлендә тормасын өчен йортка яисә капремонт ясалырга, яисә сүтеп, анда яшәүчеләр яңа фатирларга күчерелергә тиеш. Гражданнарга шушы программадан файдаланып калырга мөмкинлек барлыгын аңлатырга кирәк, диелде киңәшмәдә.
Авария хәлендәге торакның 1 квадрат метрын дәүләт 11022 сумнан сатып ала. Яңа торакның 1 кв.метрына 28 500 сум түләргә кирәк. Бәяләрдәге аерманы түли алмаучыларга социаль ипотека шартларында яңа фатир алу тәкъдим ителә. Әлеге программаның тагын бер уңай ягы – бәяләрдәге аерманы 15 ел дәвамында түләү мөмкинлеге бирелү. Торак бәясен түли алмаган очракта найм буенча яшәргә була.
– Быел авария хәлендәге 24 йортта яшәүче 103 гаилә яңа торак алырга билгеләнде. Алар белән социаль ипотека буенча торак алуга килешүләр төзелде. Әлеге гаиләләрне булачак фатирларына беркетү төгәлләнде, – диде Вәсил Гыйләҗетдинов.
2014-2015 елларда авария хәлендәге түбәндәге йортларда яшәүчеләрне күчерү планлаштырыла:
Шәһәр буенча
М.Җәлил урамы, 55;
К.Либкнехт урамы, 101;
К.Либкнехт урамы, 90;
М.Җәлил урамы, 63;
Татарстан урамы, 5;
Тукай урамы, 6;
Чапаев урамы, 8;
Элеваторная урамы, 6;
Северная урамы, 11; 17;
К.Маркс урамы, 158;
Ленин урамы, 46;
Головин урамы, 19;
Гурьянов урамы, 36;
Коммунистическая урамы,61;
М.Җәлил урамы, 80;
Р.Люксембург урамы, 43;
О.Кошевой урамы, 3 нче, 5 нче, 7 нче йортлар.
Авыллар буенча
Юртау бистәсе, Солнечная урамы, 8;
Николаевка авылы, Мирная урамы, 66;
Яңа Маҗын авылы, Молодежная урамы, 13, 15.
Флүрә МУСИНА