ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2014 ел
җомга

Шәһәребезнең Изыскательләр бистәсендә яшәүче сугыш ветераны Әзһәрия Шакирова өчен бүгенге көн бик тә дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды: аңа «Беларусь Республикасын немец-фашист басып алучыларыннан азат итүгә 70 ел» юбилей медале тапшырылды.


30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре шәһәребезнең барлык мәктәпләрендә һәм урта махсус уку йортлары учреждениеләрендә “Наркомания – билгесезлекккә юл” дигән дәресләр уздырдылар.

“Хезмәт шартларын махсус бәяләү” турында 2013 нче елның 28 декабрендә гамәлгә кергән Федераль Закон барлык эш бирүчеләрдән хезмәт урыннарында зыянлы һәм куркыныч җитештерү факторларын тикшерүне таләп итә.

Көзге каникул чорында балалар өчен районда күптөрле чаралар планы төзелгән. Вакытын бушка сарыф итәргә теләмәгән укучылар үз көчләрен спорт чараларында сынап карау белән беррәттән рухи яктан өстәмә белем дә туплый алалар.

Җир участокларын рәсмиләштерү, ызанлау, кадастр паспортында булырга тиешле мәгълүматлар буенча кергән сорауларга җавап алу йөзеннән без аларны Татарстан Республикасы Кадастр палатасының директор урынбасары Алина КАМАРТДИНОВАга юлладык һәм түбәндәге җавапларны алдык.

Татарстанда ришвәтчелеккә каршы көрәш программасы беренче нәтиҗәләрен бирә башлады булса кирәк. Республиканың социаль- икътисадый мониторинг комитеты белгечләре тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, соңгы елда республикада ришвәтчелек күренешләренә тап булучылар саны кимегән.

Агымдагы елның октябрь аенда административ комиссия тарафыннан шәһәребезне төзекләндерү кагыйдәләрен бозуны ачыклау буенча 7 рейд үткәрелде.

Шәһәребезнең Садак бистәсендә яңа йортлар һәм объектлар төзелеше быел да югары темпта бара.

Котлау сүзе

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне 4 ноябрьдә билгеләнеп үтүче Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлыйм. Халыклар бердәмлеге көне илебездә яши торган төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре арасында үзара татулык һәм тынычлык, тотрыклы социаль- икътисадый вәзгыять символы булып тора.


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

1 ноябрьдә милеккә салымнар түләү вакыты чыга. Быел салым түләүләре турындагы белдерү кәгазьләре җибәрү Башкортстан Республикасындагы “Салымсервис” Россия ФКУның Федераль салым хезмәте каршындагы казна учреждениесе аша башкарылды. Салым түләүчеләргә бердәм салым түләүләре турындагы мондый кәгазьләрне яшәү урыннарындагы почта бүлекләреннән алырга кирәк. Бу хакта тулырак без ТРның 9 нчы санлы районара салым хезмәтенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлнара ГАБДРӘХИМОВА белән әңгәмә корабыз.

Әңгәмәдәш – Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International