Бер көндә – 150 метр

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

 Шәһәребезнең Садак бистәсендә яңа йортлар һәм объектлар төзелеше быел да югары темпта бара.

Бистәдә берничә ел элек кенә сугыш ветеран­нары өчен төзелгән йорт­лардан яңа урам хасил булган иде. Быел дәүләт программасы буенча ба­лалар бакчасы сафка ба­сты, ипотека программа­лары буенча төзелеп яту­чы йортлардан тагын бер урам пәйда булачак. Үз көчләре белән йорт салу­чылар да аз түгел. Елдан- ел үсә баручы бистәнең инфраструктурасы, шул исәптән инженерлык коммуникацияләре ту­рында да кайгыртучан­лык күрсәтелә. Шушы көннәрдә бистәнең Су­гышчы Интернациона­листлар урамында яңа суүткәргеч челтәр сузу өчен траншея казуга керештеләр. Әлеге эшнең подрядчысы – Олег Ильин җитәкчелегендәге “Мен­зелинская ПМК “Мелио­рация” ҖЧҖ.

Траншеяны казу эшен HiDROMEK экскаватор- төягече машинисты Рөстәм Кирилов башкара.

– Әлеге трассаның озынлыгы 650 метр. Рөстәм Геннадиевич биредә икенче көнен эшли, уртача алганда көнгә 150 метр жир казы­ла, тирәнлеге 2,20 метр. Төгәллеге, тырышлыгы белән күпләргә үрнәк ул. Мондый тырыш, үз эшенә җаваплы карау­чы һөнәр ияләре белән таулар күчерергә була, – дип Рөстәм Кириловның хезмәтеннән канәгать бу­луын белдерде баш инже­нер Рәҗәп Мортазин.

Әлеге оешмага ул 15 ел элек килгән, КамАЗ авто­машинасында эшләгән, соңгы 3 елда экскава­торда. Аның әтисе Ген­надий Кириловны да МУРБда эшләүчеләр оста автобус йөртүче була­рак беләләр. Рөстәмне эшеннән бүлдереп, оза­клап сөйләшергә җөрьәт итмәдек. “Кәефләр ничек, эшләр барамы?” дигән сорауга: “Әйбәт, миңа үз эшем бик тә ошый. Ел әйләнәсе туктап торган юк”, дип җавап кайтарды ул.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International