4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне
Котлау сүзе
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне 4 ноябрьдә билгеләнеп үтүче Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлыйм. Халыклар бердәмлеге көне илебездә яши торган төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре арасында үзара татулык һәм тынычлык, тотрыклы социаль- икътисадый вәзгыять символы булып тора.
6 ноябрьдә без республикабызның мөһим бәйрәмен – Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез.
Тормышыбызга җәмгыять үсешенең борылыш чорында кереп, Конституциябез Татарстан дәүләтчелеген торгызуның яңа юлын билгеләде. Республика халыкларының мәдәниятләрен, телләрен һәм традицияләрен тергезүдә ышанычлы нигез булып тора.
Бәйрәмнәр уңаеннан ихлас күңелдән котлап, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Гаиләләрегез имин, күңелләрегез көр, эш көннәрегез тыныч булсын. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен.
Айдар Салахов,
Минзәлә муниципаль район башлыгы.