Татарстанда ришвәтчелеккә каршы көрәш программасы беренче нәтиҗәләрен бирә башлады булса кирәк. Республиканың социаль- икътисадый мониторинг комитеты белгечләре тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, соңгы елда республикада ришвәтчелек күренешләренә тап булучылар саны кимегән. Ләкин Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсендәге оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов фикеренчә, социологик сораштыру нәтиҗәләреннән чыгып кына ришвәтчелеккә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге турында сөйләргә иртәрәк. Шулай да, әлегә башка критерийлар булмау сәбәпле, сораштыру нәтиҗәлелекне билгеләүче бердәнбер ысул булып кала бирә.
Дифиза НУРИЕВА
Юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Заһидуллин сүзләренә караганда, коррупциягә каршы экспертиза – коррупция күренешләренә карата профилактик чара булып тора. Экспертиза нәтиҗәсендә коррупцион норматив-хокук актларын кабул иткәнче үк аларның эш процессын туктатырга мөмкинчелек бирә. Моннан тыш, әлеге фактларны үз көченә кергәч ачыклауга караганда акт вакытында ук ачыклау күпкә җиңелрәк.
2014 елның 9 аенда республиканың башкарма хакимияте тарафыннан 3686 проектка экспертиза үткәрелгән, шуларның 43 ендә коррупциоген факторлар ачыкланган. Иң күп фактор булып карарлар кабул итүнең шарты һәм нигезе, вакыты төгәл күрсәтелмәве яки бөтенләй булмавы тора. Соңгы арада шулай ук юридик-лингви стик төгәлсезлекләр факторын ачыклау күренешләре дә ешайды.
Шушы ук периодта җирле үзидарә органнары тарафыннан 9801 проектка хокукый экспертиза ясалган, 30 проектта коррупциоген фактор ачыкланган. Рөстәм Заһидуллин белдергәнчә, коррупциоген факторлар күп очракта шәхси эшмәкәрләр һәм аерым категория гражданнарга дәүләт тарафыннан ярдәм чараларын раслаучы проектларда очрый.
Тиз арада уңышка ирешергә хыялланган замана баласы аңында “ришвәт теләсә кайсы мәсьәләне хәл итәргә булыша” дигән ялгыш уйларның “оялавына”юл куймаска кирәк, ди министр урынбасары. Бу яшьләр оешмалары белән эшчәнлекне киңәйтергә кирәк дигән сүз.
Агымдагы елның 9 аенда ТР Юстиция министрлыгы 162 проектка карата коррупциягә каршы экспертиза уздырган, шуның 29 ында коррупциоген фактлар ачыкланган. 2013 елда 1642 проект коррупциягә каршы экспертиза узган, шуның 9 ында коррупция фактлары ачыкланган.
2015-2020 елларга исәпләнгән коррупциягә каршы яңа дәүләт программасына 89 чара кертелгән.
сан
Елга бер тапкыр уздырылган сораштыру республика бюджетына бер миллион сумга төшә. Ришвәтчелекне кисәтү чараларын уздыру өчен исә ел саен якынча 4,5 миллион сум акча бүлеп бирелә.
акцент
Узган ел татарстанлыларның һәр бишенчесе риш- вәтчелек очраклары белән очрашуын белдергән булса, быел исә республикада яшәүче һәр сигезенче кеше шундый хәлгә дучар булган.