Җир участокларын рәсмиләштерү, ызанлау, кадастр паспортында булырга тиешле мәгълүматлар буенча кергән сорауларга җавап алу йөзеннән без аларны Татарстан Республикасы Кадастр палатасының директор урынбасары Алина КАМАРТДИНОВАга юлладык һәм түбәндәге җавапларны алдык.
– Җимерек корылмасы булган җир участогын авыл җирлеге хосусыйлыгына рәсмиләштерү өчен ызанлауны ни рәвешле дөрес итеп уздырырга кирәк?
– 30 июньнән ызанлау планында кадастр эшләрен башкарган вакытта җир участогында булган капиталь төзелеш объектлары күрсәтү мөһим. Шушы максаттан, кадастр инженеры ызанлау планында капиталь төзелеш объектының инвентарь яки кадастр номерын күрсәтә, әгәр дә алар булмаса, объектның техник паспортындагы номер языла.
Объект җимерелгән икән, кадастр инженеры чакыртыла һәм ул әлеге капиталь объектны кадастрдан төшерү өчен аның сүтелүе хакында акт төзи. Җир участогына ызанлау планы капиталь төзелеш объекты күрсәтелмичә генә төзелә.
Әгәр дә йорт бар, ләкин кадастрда аның турында бер мәгълүмат та булмаса, кадастр инженеры БТИ аша алынган инвентарь номерны гына күрсәтә ала.
– Чит ил гражданы Татарстанда урнашкан җир участогын рәсмиләштерергә исәпли. Шәхесне раслаучы документ урынына үзенең чит ил паспортын күрсәтә аламы?
– Федераль кадастр палатасы аңлатмасы нигезендә, башка ил гражданы исәпкә алу органына мөрәҗәгать иткәндә ул нотариус раслаган документ переводын тәкъдим итәргә тиеш.
– Әгәр дә җир участогына кадастр паспорты соратып алына икән, бу документ буенча нинди мәгълүматлар белергә була?
– Кадастр паспортында җир участогының кадастр номеры һәм төре, урнашу урыны һәм адресы, җир участогын ни рәвешле файдаланырга һәм җир категориясе, мәйдан аңлатмасы һәм кадастр бәясе күрсәтелә. Әгәр дә җир участогына хокуклар теркәлгән икән, кадастр паспортында хокукның төре һәм хокук теркәлгән зат турында мәгълүматлар да язылган булачак. Кадастр паспортының “Особые отметки” графасы аша җир участогынына ызанлану үткәрелү-үткәрелмәвен белергә була. Әгәр дә җир участогына беркайчан да ызанлау уздырылмаган икән, документта “Җир мөнәсәбәтләре законнары таләпләре буенча җир участогының чикләре билгеләнмәгән” дигән язу булачак. Әгәр дә инде кадастрда җир участогының чикләре турында мәгълүмат бар икән, кадастр паспортында җир участогының сызымы һичшиксез булачак.