“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре шәһәребезнең барлык мәктәпләрендә һәм урта махсус уку йортлары учреждениеләрендә “Наркомания – билгесезлекккә юл” дигән дәресләр уздырдылар.
Әлеге дәресләрдән укучылар наркотиклар куллануның тискәре тәэсире һәм сәламәтлеккә китергән зарары турында күп нәрсә белделәр. Чаралар уен элементлары кертелгән әңгәмә рәвешендә узды. Укучыларга шулай ук “Наркотикларсыз тормыш” дип аталган видеоролик күрсәтелде. Чара ахырында һәр катнашучыга “Барысы да синең кулда” дигән буклет таратылды.
Эльвира ЗАВЬЯЛОВА,
гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы