Йортыңны дөрес рәсмиләштер

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның октябрь аенда административ комиссия тарафыннан шәһәребезне төзекләндерү кагыйдәләрен бозуны ачыклау буенча 7 рейд үткәрелде.

Рейд нәтиҗәсендә 96 ад­министратив хокук бозу ачыкланды, шуларның 7се – контейнер мәйданчыгы янәшәсендәге территориягә үсемлек, куакларның сабак- яфрак калдыкларын өю; 76сы – йорт яны территориясенә чүп-чар, үсемлек калдыкла­рын, металл ватыкларын, ти­рес, утын, төзелеш материал­ларын һәм калдыкларын өеп кую; 3се – төзек булмаган һәм файдаланылмыйча яткан ав­тотранспортны саклау; 6сы – йорт биләмәләре яннарына зур һәм авыр йөк автотран­спортын кую; берсе – төзелеш мәйданчыгыннан урамның кеше йөри торган өлешенә автомобиль тәгәрмәчләре белән пычрак ташу; 3се – йорт, йортка янкорманың тиешле закон нигезендә рәсмиләштерелмәве. Социа­листическая һәм К.Маркс урам­нарында санкцияләнмәгән ике чүплек булуы ачыклан­ды. Аларның икесе дә “Чиста шәһәр” ҖЧҖ көче белән юк ителде. Штраф рәвешендә 22 мең сумга административ җәза чыгарылды. Эш барышында безнең комиссия администра­тив җәза гына биреп калмый­ча, хокук бозуларны булдыр­мас һәм моңа юл куймас өчен аңлату эшләре дә алып барды.

безнең өстәмә

ТР административ кодек­стагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, 2.6, 3.2, 3.4, 3.6, 3.7, 4.4 нче маддәләрдә карал­ган административ хокук бозулар турындагы прото­колларны авыл җирлекләре башлыклары, башкарма ко­митетлары җитәкчеләре һәм урынбасарлары (сәркатипләре), шулай ук вазифаларына муниципаль контрольлек итү керүче авыл җирлекләре баш­карма комитетларының башка вазифаи затлары төзесә, РФның админи­стратив хокук бозулар ту­рындагы кодексының 19.4 маддәсе 1 өлешендә, 19.4.1 маддәсе 1 өлешендә, 19.5 маддәсе 1 өлешендә, 19.7 маддәсендә каралган ад­министратив хокук бозу­лар турындагы протокол­ларны муниципаль район башкарма комитетының вазифаи затлары, авыл җирлекләрендә – авыл җирлекләре башлыклары, башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм урынба­сарлары (сәркатипләре) төзи.

Татьяна ДОКУКИНА,
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International