“Хезмәт шартларын махсус бәяләү” турында 2013 нче елның 28 декабрендә гамәлгә кергән Федераль Закон барлык эш бирүчеләрдән хезмәт урыннарында зыянлы һәм куркыныч җитештерү факторларын тикшерүне таләп итә.
Хезмәтне саклау, хезмәт шартларын махсус бәяләүнең актуаль мәсьәләләре буенча ТР Профсоюзлар Федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, хезмәтнең баш техник инспекторы Ирина Андина алып барган семинарда сүз закондагы үзгәрешләр хакында барды. Чарада район хакимияте вәкилләре, район профсоюзларының координацион советы әгъзалары, предприятие җитәкчеләре, профактив, эш бирүчеләр катнашты.
Сер түгел, производствода, аеруча төзелештә авыр травма алучылар, алар арасында үлем очраклары арта. Бүгенге көннең беренчел бурычлары – сыйфатлы, югары җитештерүчән һәм куркынычсыз эш урыннары булдыру, ә бу үз чиратында хезмәт шартларының начар булуы сәбәпле, икътисадый югалтуларны киметүгә ярдәм итәчәк. Берече адымнар ясалган инде. Хезмәтне саклау буенча ике канун кабул ителгән, шуларның иң мөһиме – “Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында” һәм шуңа бәйле рәвештә үзгәрешләр кертелгән. Алар башлыча пенсия, иминият, җинаять, административ ка нуннарга һәм РФ Хезмәт кодексларына кагыла. Бу канун халык эшли торган урыннарда хезмәт шартларына объектив бәя бирүгә юнәлтелгән.
Ирина Андина аудитория каршында ясаган чыгышында хезмәт шартларына махсус бәя бирүнең ни рәвешле тормышка ашырылуы, эш бирүченең хокуклары һәм бурычлары, канун белән бәйле уңайсызлыклар (аерым алганда бу бермә-бер артачак штраф санкцияләренә бәйле) турында бәян итте. “Ел тәмамланырга бик аз вакыт калып бара, шуның өчен бу өлкәдә эшне бүген үк башларга кирәк”, – дип искәртте ул семинарда катнашучыларны. 2013 нче елда Минзәлә районында производствода зыян күрүнең 19 очрагы теркәлгән булса, агымдагы елның 9 ае эчендә 28 эшләүче зыян күргән.
акцент
Канунның төп үзенчәлеге шунда – 2014 нче елның 1 гыйнварыннан эш урыннарына аттестация үткәрелми, бу төшенчә РФ законнары актыннан төшереп калдырылган. 2014 нче елдан башлап, хезмәткә бәя бирү 5 елга бер тапкыр уздырылачак. Ул ике этапта үтә. Әгәр дә беренчесендә эш урынында зарарлы фактлар ачыкланмаса, эш бирүче декларация төзеп, аны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрә. Зарарлы фактлар очраклары ачыкланса, махсус бәяләү эшләре дәвам итәчәк. Бу һәр тармакта эшләүчегә, хәтта офис хезмәткәрләренә дә кагыла. Штатта бер генә хезмәткәр барлыкка килсә дә, эшмәкәргә яңа эш урынына махсус бәя бирү уздырырга туры киләчәк.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА