Каникулны файдага уздырыйк

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Көзге каникул чорында балалар өчен районда күптөрле чаралар планы төзелгән. Вакытын бушка сарыф итәргә теләмәгән укучылар үз көчләрен спорт чараларында сынап карау белән беррәттән рухи яктан өстәмә белем дә туплый алалар.

5 ноябрь көнне сәгать 10 да “Юбилейный” ба­лалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе ачык беренчелегенә 2000 нче елгы һәм аннан да яшьрәк мәктәп укучылары арасын­да волейбол ярышлары була. 7 ноябрь көнне, сәгать 10 да, “Юбилейный” спорт мәктәбенең ачык шәхси беренчелегенә йөзү буенча башлангыч әзерлек группа­сына йөрүче балалар үзара көч сынаша.

31 октябрь - 2 ноябрь көннәрендә “Юность” спорт мәктәбе ачык беренчелегенә 2006 елда туган малайлар команда­лары арасында алкалы хок­кей уены була. 3-9 ноябрь көннәрендә теләге булган һәр мәктәп укучысы Боз сараенда тимераякта шуа ала.

6-9 ноябрь көннәрендә ТР “Сәламәтлек” XI авыл спар­такиадасы узачак.

“Веста” күппрофильле яшьләр үзәгендә дә 3-7 но­ябрь аралыгында укучылар өчен кызыклы интеллек­туаль уеннар, конкурслар, хәрәкәтчән спорт ярышла­ры уздырылачак. Үткәрелү урыннары – “Веста” яшьләр үзәгенең актлар залы һәм Муса Җәлил паркы.

Туган төбәгебез тарихы белән кызыксынган бала­ларны туган якны өйрәнү му­зее 3-9 ноябрь көннәрендә үзенә чакырып кала.

7 ноябрь көнне балалар китапханәсендә “Бар тереклек ияләре” дип аталган турнир уздырыла. Моннан тыш, каникул дәвамында китапханәгә барып, мәктәп балалары яңа чыккан китап- лар белән таныша алалар.

Балалар иҗат йортын­да 5 нче һәм 7 нче ноябрь көннәрендә мавыктыргыч чаралар һәм түгәрәкләр күп булачак. 5 ноябрь көнне сәгать 10 да “Хеллоуин”, ә сәгать 2 дә “Могҗизалар янәшәбездә” дигән чара­лар уза. 7 ноябрь көнне шәһәребезнең мәктәп һәм гимназия командалары арасында “интеллекту­аль брейн-ринг”, “Минем коллекциям иң яхшысы” кебек конкурслар һәм баш­ка кызыклы түгәрәкләр үткәреләчәк.

Каникул чорында авыл клублары һәм мәдәният йортларында да балалар өчен музыкаль-әдәби ча­ралар, кызыклы уеннар үткәреләчәк.

Күптән түгел «Юность» боз сараенда сезон ачуга багышланган хоккей ярыш­лары булды. Биредә читтән командалар чакырып алар белән көч сынашудан ку­рыкмыйлар. Бу юлы да Минзәләгә хок­кей буенча шактый алга киткән Чаллы, Түбән кама, Әлмәт, Казан командалары килгән иде. Һәрбер команда да балалар­ны озатып йөрүче әти-әниләр бар иде. Алардан да дәртлерәк, җан атып тамаша кылучылар юк. Әнә Бөгелмәдән килгән «Арслан» командасы җанатарлары хәтта үзләре белән барабан күтәреп йөриләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International