Салымыңны түлә һәм тыныч йокла

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

1 ноябрьдә милеккә салымнар түләү вакыты чыга. Быел салым түләүләре турындагы белдерү кәгазьләре җибәрү Башкортстан Республикасындагы “Салымсервис” Россия ФКУның Федераль салым хезмәте каршындагы казна учреждениесе аша башкарылды. Салым түләүчеләргә бердәм салым түләүләре турындагы мондый кәгазьләрне яшәү урыннарындагы почта бүлекләреннән алырга кирәк. Бу хакта тулырак без ТРның 9 нчы санлы районара салым хезмәтенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлнара ГАБДРӘХИМОВА белән әңгәмә корабыз.

Әңгәмәдәш – Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

– Гөлнара Фәритовна, милеккә салым түләүләре бәрабәренә Минзәлә районы буенча бюджет ничек тулы­ландырыла?

– 20 млн сумнан күбрәк күләмдә салымнар түләүгә 23864 салым түләүләре турында белдерү кәгазьләре җибәрелде. Бүгенге көндә тиешле түләүләрнең бюд­жетка нибары 47 проценты гына керде. Транспорт салымы буенча бюджетка 7 млн сумнан күбрәк акча керде, физик затларның милеккә салымнары буенча – 2 млн сум, җир салымнары буенча – 4 млн сум.

– Бурычлары булганнарга карата нинди чаралар күрелә?

– Салымнарын вакытында түләмәүче физик затларга кара та салым органнары тарафыннан түләнми калган өлешен мәҗбүри түләтү турында карар чыгарыла­чак. Ул карар бурычлы кешенең милеге хисабына, шул исәптән счетындагы акчалары хисабына башкарыла. Моннан тыш бурыч­лы кеше салым җыелмасын да түләргә тиеш, ул кимендә 1 мең сум, күп дигәндә – эзләп алына торган сумманың 7 процентын тәшкил итә. Шулай ук суд приказ­лары чыгарылганда физик затлар дәүләт пошлинасын да түләргә тиеш. Болардан тыш граждан­нарга Россиядән читкә чыгу ва­кытлыча чикләнелә. Шулай ук салым кодексы нигезендә түләү срогы чыккан көннән башлап пеня исәпләнә.

– Әгәр минзәләле 1 ноябрь- гә кадәр салым түләргә соңга калса, аңа әлеге салымны, мәсәлән, 2 нче ноябрьдә түләргә буламы?

– Быел 1 ноябрь ял көннәренә туры килә, шуңа күрә түләүләрне 5 ноябрьгә кадәр башкарырга мөмкин.

– Узган ел белән ча­гыштырганда Минзәлә район бюджетына һәм консолидацияләнгән бюд­жетка салым керү артканмы, әллә кимегәнме?

– Узган елның шушы чоры белән чагыштырсак, салым түләүләреннән акча керү шул ук темпта. Әлегә вакыт бар әле, шуңа күрә минзәләлеләр җаваплылыкларын арттырыр­лар һәм салымнарын вакытында түләрләр, дип ышанабыз.

Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен 2013 ел өчен салым түләүләре турында белдерү кәгазьләре www.nalog.ru сайтында “Салым түләүченең шәхси кабинеты” электрон сервисында бар. Биредә күчемле һәм күчемсез милек объектларына исәпләнгән, түләнгән салымнар суммасын белергә дә була. Мондый хезмәткә керү мөмкинлегенә ия булу өчен салым хезмәте залына килергә һәм пароль белән теркәлү картасын алырга кирәк. Шушы парольне ай дәвамында үзеңнең паролеңә алыштырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International