Казан шәһәренең Галиаскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Әниемә чәчкә бәйләме” дигән зур бәйрәм кичәсендә сугышта катнашкан ветераннарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре хөрмәтләнде. Анда безнең районнан 7 тол хатын-кыз катнашты. Аларның бөтенесе дә бу бәйрәмнән бик канәгать булып кайтканнар. Шуларның берничәсе белән без дә аралашып, әлеге бәйрәм турында фикерләрен белдек.
Беренче тапкыр Людмила Чугунова әтисенең гармунын 10 яшьтә кулына ала һәм әтисе аның беренче укытучысы була.
“Мензелинские зори” агрофирмасы Калинин хуҗалыгы терлекчелек продукциясе җитештерү буенча районда уртачалар рәтендә атлый. 2014 елда да бераз гына алга китеп кыйбласын үзгәртте. Хуҗалыкта быел фермалар төзекләндерелде, терлекчеләргә эш шартлары җиңеләйде.
Рөстәм Халит улы Ялаев шәһәрдәге 2 нче урта мәктәп директоры итеп билгеләнде.
C.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры инвалидлар декадасы уңаеннан “Умырзая” реабилитация үзәгенә йөрүче һәм коррекцион интернат-мәктәптә укучы балаларга “Чуртан кушуы буенча” курчак спектакле күрсәтте.