Яшәү дәрте алып кайттылар

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Казан шәһәренең Галиаскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Әниемә чәчкә бәйләме” дигән зур бәйрәм кичәсендә сугышта катнашкан ветераннарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре хөрмәтләнде. Анда безнең районнан 7 тол хатын-кыз катнашты. Аларның бөтенесе дә бу бәйрәмнән бик канәгать булып кайтканнар. Шуларның берничәсе белән без дә аралашып, әлеге бәйрәм турында фикерләрен белдек.

Раиса Дронова:

– Бу бәйрәмнән без бик канәгать булып кайттык. Теат­рда безнең өчен зур концерт оештырылган иде, аны караган­нан соң, ресторанга алып ба­рып сыйладылар.

Мосаллия Вәлиева:

– Әлеге бәйрәм минем өчен әйтеп бетергесез шатлыкка әйләнде. Казанга барыр алдын­нан чирләп тора идем, кан басы­мы да югары иде. Бу бәйрәмдә безне бик хөрмәтләделәр, һәрберебезгә зур чәчәк букет­лары тапшырдылар. Бәйрәм академия театрында үтте, анда басып торырга да урын юк иде. Тантаналы чарадан соң ресто­ранда сый-хөрмәт күрсәттеләр. Казанда оештырылган бу бәйрәмнән хәтта терелеп тә кайттым.

Анна Шмелева:

– 86 яшьтә булуыма карама­стан минем бер җиргә дә барган юк иде. Безне әлеге бәйрәмгә алып барган һәм озата барган медицина хезмәткәренә, шо­ферга, район җитәкчелегенә бик рәхмәтлемен. Әниләр бәйрәме бик яхшы оештырылган, анда сугыш турында сөйләгәндә күздән яшьләр чыкты. Теат­рдан булган чарадан соң безгә сый-хөрмәтнең иң зуры булды, бүләкләр бирделәр. Бу бәйрәм мин яшәгән вакытта иң истә калганы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International