2 нче урта мәктәп директоры билгеләнде

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Рөстәм Халит улы Ялаев шәһәрдәге 2 нче урта мәктәп директоры итеп билгеләнде.


Безнең белешмә

Рөстәм Ялаев 1986 елның 22 февралендә Минзәлә шәһәрендә туган. Югары бе­лемле. 2009 елда Алабуга дәүләт педагогия университе­тын тәмамлый, белгечлеге – технология һәм эшмәкәрлек.

Хезмәт юлы

Ул хезмәт юлын 2008 елда Минзәлә педагогия көллиятендә технология, ОБЖ буенча укытучы-оештыручы булып башлый. 2009-2011 ел­ларда армиядә хезмәт итә. Ан­нан кайткач, хезмәт юлын кабат педкөллияттә, административ- хуҗалык эшчәнлеге буенча директор урынбасары буларак дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International