Беренче тапкыр Людмила Чугунова әтисенең гармунын 10 яшьтә кулына ала һәм әтисе аның беренче укытучысы була.
Людмилада музыканы ишетү сәләте аеруча көчле була. Ул җәйдә берничә халык җыры, такмаклар өйрәнә. Соңрак үзе дә музыка белән шөгыльләнә башлый. Аны күреп алып үзешчән сәнгатьтә катнашырга чакыралар һәм ул хор солисты, аккомпаниаторы да була. 1976 елда мәктәпне тәмамлагач, Ижевск шәһәренә китә, заводка токарь өйрәнчеге булып эшкә керә. Ике айдан икенче, ярты елдан өченче разряд ала. 1978 елда әти-әнисе янына кайта, шук ук елны Владимир Чугуновка кияүгә чыга. Бу никахтан ике кыз һәм бер ир бала дөньяга килә, олысы – Альбина 34 яшендә, педагог, гаиләсе белән Курск өлкәсендә яши. Люция – 28 яшьтә, хәзерге вакытта декрет ялында утыра, совхозда әнисе янында яши, улы Николай – нефтьче, хатыны, кызы белән Минзәлә шәһәрендә үз йортлары белән торалар. Ә үзе Людми ла Александровна 28 ел почтада эшли. Людмиланың бөтен абыйлары, апалары да гармунчылар, ә ире Владимир югары разрядлы эретеп ябыштыручы. 1993 елны авыл мәдәният клубы каршында “Рябинушка” фольклор ансамбле оештырыла. Ансамбльнең беренче сәнгать җитәкчесе авыл советы рәисе Анна Петровна Коршунова була. Ул ансамбльне 15 ел җитәкли, 25 ел авыл советы рәисе булып эшли. Алар бөтен җырларны, такмакларны гармунга кушылып җырлыйлар. Ансамбльдә берсеннән-берсе талантлы кешеләр эшли. Менә алар Рәмзия Лебедева – китапханәче, 42 ел мәдәният өлкәсендә эшли, Наҗия Әхмәтҗанова – почта начальнигы, Гөлшат Галимова – укытучы, Ирина Пушкина – бухгалтер, Светлана Шакирова – фельдшер, Хәния Сафина – тәрбияче, Людмила Голякова – авыл советы курьеры, Фәния Латыйпова – хуҗабикә, Галина Мясникова – сатучы, Ирина Фәрхетдинова – хуҗабикә. Фольклор ансамбленә йөрүчеләр бөтенесе дә талантлылар. Репертуарда рус, татар җырлары, такмаклар бар. Элеккеге Минзәлә дәүләт драма театры актрисасы Рәмзия Лебедева “Тозлы кәбестә”, “Туй”, “Кич утыру” кебек спектакль өзекләре куя.
Бөтен чыгышлары тамашачы- ларның көчле алкышлары астында үтә, ансамбль барган җирдән лауреат булып кайта, күпсанлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Ләкин ансамбльнең сәхнә күлмәкләре юк, һәрвакыт прокатка алалар. Игелекле кешеләр табылсын иде. “Рябинушка” фольклор ансамбленең даими ярдәмчесе, оештыручысы – авыл җирлеге башлыгы Әлфия Латыйпова. “Рябинушка” фольклор ансамбле коллективы бик көчле. Тыңлаучыларга туган җирне яратырга өнди, рус халык җырларын башкарырга өйрәтә.
безнең белешмә
Людмиланың әтисе үзлегеннән өйрәнгән беренче класслы гармунчы иде. Буш вакытында ул беркайчан да гармуныннан аерылмады. Күп балалы әти булса да, авылда беренче егет иде. Ул бервакытта да чакырылган чаралардан баш тартмады. Җырны бер ишетсә, ул шунда ук отып ала иде. Аталарының таланты балаларына да күчкән. Ә менә кызы Людмила аеруча талантлы. Минзәлә районы талантларга бай. Әйтик, 500 кеше яши торган Воровский бистәсен генә алыйк, шуның 40% ы пенсионерлар. Биредә Людмила Чугунова (Блинова) гаиләсе матур гына яшәп ята. Аларның гаиләсе 1960 елда Воровский бистәсенә күченеп кайта. Әтисе 1928 елгы Александр Иванович Блинов гомере буе комбайнчы булып эшләде, ә әнисе 1938 елгы Блинова Нина Степановна пенсиягә чыкканчы штукатур-маляр булып эшләде. Аларның 6 балалары бар, аллага шөкер барысы да исән-саулар. 1957 елгы Юрий Александрович Воровскийда яши, Юдинның крестьян-фермер хуҗалыгында тракторчы булып эшли, үз эшен намус белән башкара, гаиләсе белән җитеш тормышта яши. Калган балалары Тукай районының “Татарстан” совхозында эшлиләр. Володя – зоотехник, Марина – фельдшер-акушер, Лена – бухгалтер, Ирина – штукатур-маляр. Бөтенесе дә гаиләле, үз йортлары белән торалар.
Пулат ДАДАЖАНОВ