Тауасты Байлар мәдәният йортының “Ядкарь” фольклор ансамбле әгъзалары Татарстан Яңа Гасыр каналының Аулак өй тапшыруына барып кайтты. Анда алар элекке чордагы кич утыруларны, күңел ачуларны күрсәттеләр. Аларның чыгышын ТНВ каналыннан күрсәтәчәкләр.