БМО тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителгән иде. Шушы дата уңаеннан без коррупциягә каршы тору мәсәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Нәкыйп ИЛДАРХАНОВ белән әңгәмә кордык.
Әңгәмәдәш – Әлфинә ВОРОБЬЕВА
– Нәкыйп Мәүҗетдинович, коррупциягә каршы тору сәясәтенең төп бурычлары һәм максаты нинди?
– Әңгәмә башында бераз бу көннең барлыкка килү тарихына кагылып үтәм. Нәкъ шушы көнне коррупциягә каршы БМО Конвенциясенә кул куелды. Бу дата 2004 елдан бирле билгеләп үтелә. БМО Идарәсе директоры сүзләрен китерәм: “Әлеге проблема турында борчылган барлык гражданнар коррупциянең җимергеч көченең пассив корбаннары булмасыннар”. Конвенция нигезендә дәүләтләр вазифаи затларның акчага сатылмавына, гадел һәм җаваплы булуларына ирешергә тиеш. Шул ук конвенция илләргә законсыз булдырылган активларның чит илләргә чыгарылмавын булдырмау һәм кисәтү, аларны кире кайтаруда халыкара хезмәттәшлекне ныгытуны бурыч итеп куя. Коррупциягә каршы тору сәясәтенең максаты – җәмгыятьтә коррупцияне тудыра торган сәбәпләр һәм шартларны тамырдан корыту.
– Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча районда эш юнәлешләре нинди?
– Федераль һәм Республика кануннары нигезендә районда норматив хокукый актлар кабул ителде. Шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи һәм этик кодексы, муниципаль хезмәткәрләрнең җинаять җаваплылыгы һәм аларның мәнфәгатьләре конфликтын җайга салу буенча памяткалар эшләнде, шулар нигезендә муниципаль хезмәткәрләр белән даими төстә занятиеләр һәм профилактик әңгәмәләр уздырыла.
– Комиссия утырышларында нинди мәсьәләләр карала?
– Коррупция китереп чыгаручы сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау буенча чаралар комплексын тормышка ашыру өчен район башлыгы каршында комиссия булдырылды. Утырышларда бюджет чараларын нәтиҗәле файдалану, муниципаль милектән файдалану һәм идарә итү, җир кишәрлекләре бирү, муниципаль хезмәтләр күрсәтү, “көнкүреш” коррупциясен минимальләштерү мәсьәләләре карала, район Советы һәм башкарма комитеты бүлекләре һәм хезмәтләре, муниципаль учреждениеләр эшчәнлеге тикшерелә. Моннан тыш вазифаи затларның үз-үзләрен тотышына карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эшли, анда вазифаи затларның, коррупция һәм башак хокук бозулар өчен җаваплы затларның эшләнгән эшләре хакында мәгълүматлар тыңлана.
– Югарыда Сез әйтеп узган комиссияләр составына кемнәр керә?
– Комиссия составына төрле өлкәләрдә хезмәт куючы затлар: муниципаль хезмәткәрләр, район Советы депутатлары, бизнес вәкилләре, районның оешма-учреждение җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре керә.
– Коррупциягә каршы көрәшне халык ярдәменнән башка күзаллавы авыр. Бу юнәлештә нинди эш алымнары кулланасыз?
– Ел саен коррупция буенча вәзгыять турында район халкы арасында социологик сораштырулар уздырыла (шул исәптән, медицина һәм белем бирү учреждениеләрендә), шәхси эшмәкәрләр белән ирекле сораштыру үткәрелә, муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру да читтә калмый. Кызыксынучылар өчен коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлек торышы районның рәсми сайтында “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә урнаштырылган.