Илдус Хәсән улы Саубанов “Сөт Иле”-“Минзәлә” филиалы директоры итеп билгеләнде.
.jpg)
Безнең белешмә
Илдус Саубанов 1964 елның 1 гыйнваренда районыбызның Бикбау авылында туган. Югары белемле. 1986 елда Н.Бауман исемендәге Казан ветеринария институтын тәмамлый, зооинженер белгечлеге ала.
Хезмәт юлы
Институт тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итә. Хезмәт юлын Сарман районының “Петровский” совхозында баш зоотехник булып башлый. 1989-2001 елларда – Куйбышев исемендәге колхозда баш зоотехник, 2001- 2002 елларда – “Гигант” колхозы рәисе, 2002-2003 елларда Куйбышев исемендәге колхоз рәисе урынбасары булып эшли. 2003-2005 елларда “Сосновоборский” агрофирмасында участок начальнигы, 2005-2014 елларда “Камский Бекон” ҖЧҖда шундый ук вазифаны башкара.