Хезмәте бәрәкәтле

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

 

 

 “Мензелинские зори” агрофирмасы Калинин хуҗалыгы терлекчелек продукциясе җитештерү буенча районда уртачалар рәтендә атлый. 2014 елда да бераз гына алга китеп кыйбласын үзгәртте. Хуҗалыкта быел фермалар төзекләндерелде, терлекчеләргә эш шартлары җиңеләйде.

Маңгай тирен тамы­зып, таң йокысын кал­дырып хезмәт итүчеләр бик күп безнең. Бигрәк тә терлекчелектә эшләү- челәргә яллар бик эләкми. Офыкта сызылып таң беленә башлауга ферма­га маллары янына ашыга алар. Рәшит Нуретдинов өчен бу инде гадәти хәл кебек.

Рәшит мәктәпне тәмам- лагач озак икеләнеп тор­мый, туган авылы Наратлы Кичүдә кала. 1989 елдан авылда терлекчелектә эшли башлый. 25 ел инде шушы хезмәтен яратып башкара. Мул һәм сыйфатлы продук­ция җитештерү хуҗалык хезмәтчәннәреннән баш­ка мөмкин дә түгел. На­ратлы Кичү фермасында да Рәшит Нуретдинов кебек уңганнар булганда хуҗалык сынатмас.

Соңгы вакытларда-

 гы карусыз эшләве хезмәттәшләрендә һәм хуҗалыкның җитәкче- белгечләрендә бары тик уңай фикерләр генә калдыра. Быел фермага кайткан нәселле таналар төркемен аңа ышанып тапшырдылар. Ул алар­ны яхшылап тәрбияләде, ашатты, бозаулатты. Ул караган таналар бозау­лап җәйге чорда аларның һәрберсе 18әр килограмм сөт биргән. Хәзерге ва­кытта Рәшит фермада буаз сыерлар төркемендә хезмәт куя. Аның карама­гында хәзерге вакытта 52 баш мал бар.

– Рәшит Якуп улына фермада нинди эш кушса­лар да, ул аны менә дигән итеп башкара, диләр аның турында хезмәттәшләре. Тыныч холыклы, эшен яратучан егетнең маллар дип өзелеп торуыннан зо­отехник та, ферма мөдире дә канәгать. Вакытын­да ашатсаң, тәрбияләп, “сөйләшеп” торсаң, мал үзенә мөнәсәбәтне бик яхшы аңлый.

 

 безнең өстәмә

Рәшит үз ихатасында малны күп асрый. Биш баш савым сыеры, аның янына биш баш бозавы һәм алты баш үгезе дә бар. Терлек җанлы гаилә шәхси секторда иң күп сөт тапшыручылардан да исәпләнә.

Рәшит гаиләдә дә үрнәк ата, тормыш иптәше Наташа белән бер ул үстерәләр. Гаиләсендә дә ныклы терәк ул. Шуңа да яраталар үзен.

Дилфас ГАЛИЕВ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International