Исе Маҗын авыл китапханәсендә кадет мәктәп-интернатында белем алучы 12 беренче сыйныф укучысы өчен бердәм “Мәдәният дәресе” узды.
Укучылар авыл китапханәсе белән танышкач, китапханәче Ольга Пермякова әзерләгән викторинада катнаштылар, табышмак- лар чиштеләр. Бәйрәм ахырында мәдәни учреждениеләрендә алган кичерешләрен теркәп бару өчен һәр беренче сыйныф укучысына “Мәдәни көндәлек” тапшырылды. Шулай ук балалар ата-аналары белән берлектә көндәлектәге биремнәрне үтәргә, рәсемнәрне буярга һәм язмалар калдырырга тиеш булалар. Уку елы ахырында нәтиҗәләр чыгарылып, иң яхшы беренче сыйныф укучысы көндәлеге сайланачак.