Районыбызның Түбән Юшады авылында туып үскән Наталья Арзамасова бүгенге көндә Чайковский шәһәрендә медицина көллиятендә студентларга белем бирә. Ул анда оештырылган мәдәни чараларда бик теләп катнаша. Концертларда татар халык җырларын, керәшен җыруларын бик теләп башкара. Ул үзе яратып җырлый торган җырларны туплап “Минзәләмә сәлам” дигән компакт дискысына яздырды һәм аны чыгару бәхетенә иреште.