ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстанда пенсионерның пенсиясенә социаль өстәмә билгеләү өчен яшәү минимумы күләме узган ел 5912 сум күләмендә билгеләнгән иде. Быел исә аның күләме – 6310 сум. Узган елның декабрь аена Минзәлә районы буенча өстәмә түләү (ФСД) 497 кешегә билгеләнде, аның уртача күләме – 951 сум.

Халыкара класс буенча спорт мастеры, СССР чемпионы Рузалин Бакиев призына Бөгелмә шәһәрендә үткәрелгән ТР Беренчелегенә чаңгы ярышлары буенча команда зачетында чаңгычылар бронза кубогына лаек булдылар.

 «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына экстремизм, коррупция дигән яңа категорияләр кертелә. Бу хакта ТР хөкүмәте йортында шушы көннәрдә уздырылган брифингта ТР мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов хәбәр итте. Болардан тыш хезмәтне саклауга, хезмәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы яңа категорияләрне кертү мәсьәләсе дә хәл ителә.

Эшсез калганнарга мәшгульлек үзәге ни рәвешле ярдәм итә ала? Бу үзәкнең ишеген кагудан файда бармы?

Район хуҗалыкларында барлыгы 5615 баш сыер исәпләнә. Алардан бүгенге көндә 47,5 тонна сөт савып алына, узган елның шул чорына караганда 5 тоннага артык.

Компьютеры интернетка тоташтырылган һәм электрон хезмәтләрдән файдалана белгән һәркем түләүләрне банкка бармыйча, өйдән генә башкара ала. Моның өчен банк карточкасында акча булу гына мөһим. Моннан тыш, өйдә яткан килеш кенә тагын нинди хезмәтләрдән файдаланып була соң?


16
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Район буенча авыл хуҗалыгы техникасының тузу дәрәҗәсе 40 процент тәшкил итә. «Сөт иле-Минзәлә” филиалы хуҗалыкларында да хәлләр шулайрак. Димәк, алдагы язгы кыр эшләренә әзерлек барышында шактый искергән техниканы сафка бастыру өчен гаять зур эш башкарырга туры киләчәк.


15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Җәмәк авылында яшәүче шәхси эшмәкәр Фәрих Хәбибуллин Сарман районында кибет ачты.

Христос Раштуасы – иң якты бәйрәмнәрнең берсе, аны бөтен христиан дөньясы тирән хөрмәт белән билгеләп үтте. Минзәләнең Никольский кафедраль соборы һәм Казан-Богородица чиркәвендә гыйбадәт кылу узды. Минзәләлеләр өчен ул нинди бәйрәм?


14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Усай авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәмен бик зур­лап билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International