Өстәмә түләү күләме билгеләнде

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанда пенсионерның пенсиясенә социаль өстәмә билгеләү өчен яшәү минимумы күләме узган ел 5912 сум күләмендә билгеләнгән иде. Быел исә аның күләме – 6310 сум. Узган елның декабрь аена Минзәлә районы буенча өстәмә түләү (ФСД) 497 кешегә билгеләнде, аның уртача күләме – 951 сум.

Федераль социаль өстәмә пенсионер барлык документлары һәм гариза белән мөрәҗәгать иткәннән соң икенче айның 1 нче числосыннан билгеләнә. Бер үк ва­кытта шуны искәртү кирәк, инвалди ба­лалар һәм туйдыручысын җуйган 18 яше тулмаган балаларның гариза язмыйча да социаль өстәмә алырга хокукы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International