Шәмсия Ризатдин кызы 1929 елның 28 апрелендә Минзәлә районының Дәвек авылында туа.

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Мәктәпне тәмамлагач, колхозда төрле эштә эшли. 1960 елда авыл кибетендә сатучы булып эшли башлый. Лаеклы ялга туган авылында төрле эштә эшләүче булып чыга. 1952 елда кияүгә чыга, ире белән 5 бала тәрбиялиләр (4 кыз, 1 ул). Хәзер әби янына 12 оныгы һәм 14 оныкчыгы килеп йөриләр.

        Шәмсия Ризатдин кызының бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.


Хөрмәтле Шәмсия Ризатдин кызы!

         Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!

Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.

Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International