Эшсез калганнарга мәшгульлек үзәге ни рәвешле ярдәм итә ала? Бу үзәкнең ишеген кагудан файда бармы?
Бар икән шул. Без курсларны тәмамлаган бер төркем пенсионерларга, яшьрәк хатын-кызларга таныклыклар, дипломнар тапшыру тантанасында булдык.
Мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Сәмигуллина мөһим документ алырга килүчеләрне котлап ясаган чыгышында мондый фикерләр җиткерде:
– Узган ел курслар беренче тапкыр Минзәләнең үзендә, шәһәрнең 2 нче урта мәктәп базасында узды. Программа буенча укырга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта. Узган ел үзәк аша 56 кешене укыттык (600 мең сумга якын акча сарыф ителде). Яшьләрне бигрәк тә чәчтараш, бухгалтер, кадрлар белгече, компьютер дизайны, ЭВМ операторы, аш-су остасы, сәркатип һөнәрләре җәлеп итә. 18 хатын-кызны бухгалтер, чәчтараш белгечлекләренә укыта алдык. Курслар дүрт айлык программа буенча төзелде.
Программа нигезендә машина йөртү таныклыгы (Е категориясе) алырга теләк белдерүчеләр дә шактый. Бушлай булгач, бу мөмкинлектән файдаланып каласылары килә. Тик шунысы бар: ул таныклык аңа хезмәт урыны буенча кирәк булырга тиеш, ә шәхси мәнфәгатьләр өчен түгел. Укып, белгечлек алып, җәмәгать транспортында эшләргә телисең икән, рәхим ит. Курс тәмамлау турында бирелгән таныклык, дипломнар яраксызга чыгып, өстәл тартмасында тузан җыеп ятарга тиеш түгел. Инде берничә ел “Интернет-долголетие” программасы буенча компьютер грамоталылыгы нигезләренә өйрәтү программасы эшли. Пенсия яшендәге 15 кешегә таныклык тапшырылды.
Район үзәк хастаханәсе поликлиникасының өлкән шәфкать туташы Раиса Курчаеваның шатлыгы йөзенә чыккан:
– Илнар Рафкатович (2 нче урта мәктәпнең информатика укытучысы. Ред.) безне гади күнегүләрдән башлап, интернет-аралашуга кадәр өйрәтте. Белемнәрне эш урынында кулланам, отчетлар ясыйм. Курслардан барыбыз да канәгать калдык.
Бала белән өч яшькә кадәр декрет ялында утыручыларны һөнәргә өйрәтү, аларның квалификациясен үстерү турындагысы байтак ханымнарда кызыксыну уяткан. Алай гына да түгел, курсларда укып, яңа эш урыны тапкан хатын- кызлар да күп. Моның өчен кочак-кочак документлар да сорамыйлар. Гаризадан тыш, хезмәт таныклыгы, бала белән өч яшькә кадәр декрет ялында утыру турында белешмә, баланың туу турында таныклыгы күчермәләре кирәк.
Декрет ялында утыручы Венера Галиевага да шундый бәхет елмая:
– Кулыма белгечлек буенча диплом алуыма бик шат. “Әниемә дә прическа ясыйм хәзер”, – дип елмая үзе. Алсу Халикова исә төр- кемнең старостасы булган:
– Башта теория өйрәндек, аннары белемнәрне практикада кулланып карадык: картлар һәм инвалидлар йортындә яшәүчеләргә, коррекция интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә бушлай хезмәт күрсәттек. Матур, пөхтә итеп чәч кисә, ясый белсәң, гаиләнең күпме акчасы янга калачак. Һөнәрләре күп булган кеше тормыш сынаулары алдында беркайчан да югалып калмый.
– Теләк зур, дизайнер, массажист әзерләү курсында уку артык булмас иде, – диделәр тәвәккәл хатын-кызлар.
“Шанс” һәм “Профессионал” укыту-производство үзәкләре учредителе Земфира Мотыйгуллина болай диде:
– Пешекчеләр алты ай эшләгәннән соң квалификация- ләрен күтәрә, ягъни 4 нче разряд ала алалар. Чәчтарашлар да безгә килеп җиһазланган кабинетларда осталыкларын арттыра алалар. Бездә 50 гә якын белгечлек буенча уку мөмкинлеге бар. Яшьләр арасында косметолог, маникюр ясау остасы, визажист, ландшафт дизайнеры курсларында укыр идем, диючеләр дә күп. Моңа аптырыйсы да түгел: көндәлек тормышта ул һөнәрләргә дә ихтыяҗ арта. Реклама агентларына сорау зур. Шундый заманда яшибез, оешма товар җитештерүдән тыш, аны сата да белергә тиеш. Киләчәктә экскурсоводларга да кытлык булачак. Күп телләр беләсең, үз төбәгеңнең тарихын яхшы өйрәнгәнсең, кеше белән аралашырга яратасың икән, үзеңне экскурсияләр үткәрүче буларак әзерлә. Курсларда шуңа да укыталар.
акцент
Бала үстерүче әни кеше әлеге курсларда белем алган өчен бер тиен дә акча түләми. Элегрәк төбәкләр өчен дә чыгымнарны федераль бюджет каплаган һәм курсларда 3,5 меңнән артык кеше укый алган. Тик соңгы елларда үзәктән финанслау тукталган, шуңа карамастан, республика җитәкчеләре әлеге проектның мөһимлеген аңлаганга, аннан баш тартырга җыенмый. Ә курсларда укырга теләүчеләр арта, шуңа күрә проект быел да дәвам итәчәк.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА