Христос Раштуасы – иң якты бәйрәмнәрнең берсе, аны бөтен христиан дөньясы тирән хөрмәт белән билгеләп үтте. Минзәләнең Никольский кафедраль соборы һәм Казан-Богородица чиркәвендә гыйбадәт кылу узды. Минзәләлеләр өчен ул нинди бәйрәм?
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА
Елена Попова:
– Без Раштуа бәйрәмен яратабыз һәм ел саен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм Аллага ышанучылар бәйрәме. Чиркәүдә дога кылганда бөтен проблемаларың онытыла. Барыгызны ды Раштуа бәйрәме белән котлыйм.
Лилия Османова:
– Урамда салкын һава торса да бәйрәмгә килдек, бу иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Раштуа ул гаилә бәйрәме, шуңа күрә без аны бәйрәм өстәле артында билгеләп үттек. Барлык минзәләлеләргә сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим, барлык теләкләре тормышка ашсын..
Валентина Панкратова:
– Бу бәйрәм бөтен кешеләр өчен, аны шатлык белән, күңелле итеп каршылыйлар. Әлбәттә, кәеф бәйрәмчә, Алла туды бит. Бүген мин чиркәүгә дога кылыр өчен килдем, Аллага якын булырга кирәк.