«Сөт иле-Минзәлә” филиалында язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларның 60 проценты әзерлек сызыгына куелган

2015 елның 16 гыйнвары, җомга

Район буенча авыл хуҗалыгы техникасының тузу дәрәҗәсе 40 процент тәшкил итә. «Сөт иле-Минзәлә” филиалы хуҗалыкларында да хәлләр шулайрак. Димәк, алдагы язгы кыр эшләренә әзерлек барышында шактый искергән техниканы сафка бастыру өчен гаять зур эш башкарырга туры киләчәк.

МТС та ремонт башланыр алдыннан аның бинасын җылыту өчен махсус утын белән ягып җылытыла торган мичләр ясаганнар, ремонтчылар өчен бүлмәне яхшылап ремонтлаганнар. Хәзер ремонт эшләре барганда механизаторлар шунда кереп ял да итәләр, тукланаларда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International