Халыкара класс буенча спорт мастеры, СССР чемпионы Рузалин Бакиев призына Бөгелмә шәһәрендә үткәрелгән ТР Беренчелегенә чаңгы ярышлары буенча команда зачетында чаңгычылар бронза кубогына лаек булдылар.
Ярышларда барлыгы 18 районнан 250 спортчы катнашты. Руслан Петров, Роман Давлетбаев, Айдар Гарифҗанов, Карина Усова, Екатерина Муринова (1 нче мәктәп укучылары), Эмиль Хөснетдинов (3 нче мәктәп) составындагы команда (алты спортчы) тулы составта (сигез кеше) чыгыш ясаган Балтач, Актаныш районнары командаларына оттырдылар.
Яшь чаңгычылар алга таба да үзләренең җиңүләре белән шатландырып торырга әзерләр, ләкин балаларның физик яктан үсүе сәбәпле, яңа, сыйфатлы чаңгы инвентаре кирәк. Ярышларның дәрәҗәсе югарырак булган саен, спортчыларга таләпләр дә югары була. Шәһәрдәге эшмәкәрләргә чаңгы инвентаре һәм майлау материаллары алырга хәйриячелек ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итәсебез килә, ә чаңгычылар үз чиратларында эшмәкәрләрнең товарларын “рекламалаячаклар.”
Лилия ПЕТРОВА,
чаңгы ярышлары буенча спорт секциясе җитәкчесе