«Халык контроле»ндә – халык гозере

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

 «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына экстремизм, коррупция дигән яңа категорияләр кертелә. Бу хакта ТР хөкүмәте йортында шушы көннәрдә уздырылган брифингта ТР мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов хәбәр итте. Болардан тыш хезмәтне саклауга, хезмәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы яңа категорияләрне кертү мәсьәләсе дә хәл ителә.

Шулай итеп татарстанлылар, шул исәптән минзәләлеләр 2012 елның апреленнән бирле эшләп килүче әлеге системага 30га якын төрдәге катего­рия буенча тәкъдимнәрен җиткерә алалар. Узган ел «Халык контроле»нә мөрәҗәгатьләрнең саны 57 процентка арткан – сайтта 34 меңгә якын уведом­ление бастырылган, шуларның 71 про­центы уңай хәл ителгән.

«Халык контроле»ндә «Тәкъдимнәр һәм кире элемтә» дигән кнопка бар­лыкка килүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Әлеге ысул сайтка мөрәҗәгать итүчеләргә системаның эшенә кара­та үзләренең фикерләрен калдыру мөмкинлеге бирә. Зарипов сүзләренә караганда, чиновникларның гади халык белән аралашуына сервисны тагын да камилләштерү йогынты ясаячак. Узган ел, мәсәлән, «Халык инспекторы» дигән кушымта өстәлгән.

безнең өстәмә

«Халык контроле» системасы­на үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында минзәләлеләрдән уз­ган ел 42 мөрәҗәгать кергән. Аларның күпчелеге авыллардагы юлсызлык, юллардагы чокырлар, санкцияләнмәгән чүп урыннары, машина йөртүчеләр тарафын­нан тизлек режимының сакланма­вы, канализация коеларының һәм контейнерларның вакытында чи­стартылмавына кагылышлы. Мөрәҗәгатьләр белән эшләү ста­тистикасына күз салсак, узган елгы мөрәҗәгатьләрнең 23е уңай хәл ителгән.

Яңа елга аяк бастык кына әле, шул арада минзәләлеләрдән 3 мөрәҗәгать кергән, икесе урамнарның яктыртылмавына ка­гылышлы, берсе – юлларны кар ба­сып китүе турында.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International