Компьютеры интернетка тоташтырылган һәм электрон хезмәтләрдән файдалана белгән һәркем түләүләрне банкка бармыйча, өйдән генә башкара ала. Моның өчен банк карточкасында акча булу гына мөһим. Моннан тыш, өйдә яткан килеш кенә тагын нинди хезмәтләрдән файдаланып була соң?
Телефон трубкасыннан гына заявка биреп, 19 литрлы «Минзәлә» суын өйгә китертергә мөмкин. Озак та көттерми, яшь егетләр суны китереп тә җиткерәләр. Бер бутылка су өчен 90 сум түләргә туры киләчәк.
Әгәр дә диван-караватларыгызның тышкы кыяфәте ямьсезләнеп киткән икән, мебель тышлаучыларга мөрәҗәгать итеп карагыз. Шулай ук тиз арада килеп, “яңа” мебелегезнең күпмегә төшәсен санап күрсәтәчәкләр. Тышлату хакы эшнең катлаулылыгына, синтепон һәм поролоннарын алыштыруга һәм тукыманың нинди булуына карап билгеләнә. Әйтик, “угловой” диван белән бер креслоны юыла торган ныклы тукыма белән тышлату, өлешчә поролоннарын алыштыру 26 меңгә төшәчәк.
Тузанга баткан, керләнгән мебель һәм келәм, ковролиннарны да каядыр химчисткага алып барасы юк. Шалтырат кына – билгеләнгән көнгә язып куялар да, “могҗиза ясаучы” тузан суырткычы белән тапталган идән паласыңнан өр-яңа келәм ясап бирәләр. Келәмнең 1 кв.м чистарту – 100 сум.
Авыл җирендә сәүдәгәрләр, автолавка белән һәр йорт янына килеп, азык-төлеген дә, кием салымын, мал өчен катнаш ризыгын, төзелеш материалларын, тавыгын, чебиен, үрдәк-казларын, хәтта бозауларга хәтле тәкъдим итәләр. Капкаңны ачып чыгарга гына иренмә дә, кесәңдә акчаң гына булсын. Газета-журналларга да өйдән чыкмый гына языла авыл кешесе, пенсиясен дә өенә китерә почтальон. Минзәләдә капка төбенә килеп әйбер сатучылар булмаса да, такси хезмәтенә шалтыратып, кирәкле әйбереңә өйдән чыкмый гына заказ бирергә була. Ялкаулыгың өчен 60 сумнан башлап 100 сумга кадәр акчаңны чыгарып салырга туры киләчәк. Минзәләбездә дә почтада чират тормый гына газета-журналларга язылырга мөмкин икән. Моның өчен хуҗаларның тиешле вакытта өйдә булуы һәм почтальонның үз эшенә җаваплы каравы гына кирәк. Яңа ел алдыннан почтальоныбыз өйгә кереп бик кыстагач, Татарстанда чыгучы басма матбугатка ташламалы бәядән язылып куйдык. 6 айга бер газета өчен уртача 500 сум түләргә кирәк.
Өйгә килеп чәч буяу, массаж ясау кебек хезмәтләр дә күрсәтәләр. Уртача озынлыктагы чәчне кистерү һәм буяу якынча 600 сум булачак.
Лилия Миңнемөхәмәтова (Наратлы Кичү):
– Без авылда яшибез. Айга 1-2 тапкыр автолавка капка төбенә үк килеп товарлар сата. Анда азык-төлек, кием-салым, хәтта уенчыкка хәтле бар. Хәзер менә итек сезоны башланды, яз җиткәч, тавык-чебеш сатып йөри башлыйлар. Сайлап алу мөмкинлеге әз булса да, җайлы. Кул астында техникасы булмаган кешегә бигрәк тә. Мисал өчен, элек безнең әти-әниләр ул чебиләр артыннан шәһәргә барып чират торып алып кайталар иде. Аннан соң өйдән чыкмый гына, ягъни каталоглардан карап кына косметикага заказ бирәбез. «Дәүләт хезмәтләре» аша электрон түләүләр дә башкарабыз.
Дифиза НУРИЕВА