Мәүлид бәйрәме уздырдылар

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Усай авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәмен бик зур­лап билгеләп үттеләр. Мәчеттә авыл абыстае Нурия ханым Сафиуллина үтемле итеп вәгазь сөйләде, мөнәҗәт укыды, җыелган халык салават әйтте. Мәчет файдасына авыл кешеләре шактый күләмдә хәер бирделәр. Соңыннан авыл әбиләре үзләре пе­шереп алып килгән тәм-томнар белән чәй эчтеләр, сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International