ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Беренче тапкыр Людмила Чугунова әтисенең гармунын 10 яшьтә кулына ала һәм әтисе аның беренче укытучысы була.

БМО тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителгән иде. Шушы дата уңаеннан без коррупциягә каршы тору мәсәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Нәкыйп ИЛДАРХАНОВ белән әңгәмә кордык.

 “Мензелинские зори” агрофирмасы Калинин хуҗалыгы терлекчелек продукциясе җитештерү буенча районда уртачалар рәтендә атлый. 2014 елда да бераз гына алга китеп кыйбласын үзгәртте. Хуҗалыкта быел фермалар төзекләндерелде, терлекчеләргә эш шартлары җиңеләйде.

Рөстәм Халит улы Ялаев шәһәрдәге 2 нче урта мәктәп директоры итеп билгеләнде.

Илдус Хәсән улы Саубанов “Сөт Иле”-“Минзәлә” филиалы директоры итеп билгеләнде.

C.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры инва­лидлар декадасы уңаеннан “Умыр­зая” реабилитация үзәгенә йөрүче һәм коррекцион интернат-мәктәптә укучы балаларга “Чуртан кушуы бу­енча” курчак спектакле күрсәтте.

Исе Маҗын авыл китапханәсендә кадет мәктәп-интернатында белем алучы 12 беренче сыйныф укучы­сы өчен бердәм “Мәдәният дәресе” узды.
Тауасты Байлар мәдәният йортының “Ядкарь” фольклор ансамбле әгъзалары Татарстан Яңа Гасыр каналының Аулак өй тапшыруына барып кайтты.
Районыбызның Түбән Юшады авылында туып үскән Наталья Арзамасова бүгенге көндә Чайковский шәһәрендә медицина көллиятендә студентларга белем бирә.
Актанышта үткән «Туган телем – шагыйрьләр теле» дип исемләнгән II республика фәнни- эзләнү конференциясе быел Г.Тукай премиясенә лаек булган күренекле язучы Вахит Имамов­ка багышланган иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International